РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА П.А.ОЙУНСКИЙ ИСЕМЕНДӘГЕ САХА АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ ҮТӘ

2016 елның 28-30 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең әйдәп баручы милли театрларыннан берсе – П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры гастрольләре көтелә. Әлеге гастрольләр Саха театрының 110 еллык юбилее уңаеннан Россия шәһәрләре һәм чит илләр буйлап үтәчәк зур гастрольләр туры кысаларында үтә.  

Соңгы елларда Г.Камал һәм Саха театрлары арасында тыгыз дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Саха Академия театры берничә мәртәбә “Нәүрүз” Халыкара фестивалендә катнашты, ә 2017 елда үтәчәк фестиваль исә якут театры сәнгатенә багышлана. Ике театр да быел 110 еллык юбилейларын билгеләп үтә.

Гастрольләр афишасында Саха театрының иң яхшы спектакльләре:

28 октябрь 19.00 сәгатьтә Ч.Айтматовның «Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым» спектакле, режиссеры – Андрей Борисов. Спектакль Саха театрының йөзек кашы булып тора. Дүрт диңгез аучысы көймә белән давылга эләгәләр. Алар куе томан эчендә ризыксыз, сусыз килеш әсирлектә калалар. Шул чакны юлдашлар араларындагы Кириски исемле малайны коткару өмете белән үз-үзләрен корбан итәргә дигән карарга киләләр…

29 октябрь 18.00 сәгатьтә Федерико Гарсиа Лорканың «Бернарда Альба йорты спектакле, режиссеры – Сюзанна Ооржак. Вакыйгалар испан гаиләсендә бара. Гаилә башлыгы -  Бернард исемле хакимлек яратучы ханым. Аның олыгаеп барган, кияүгә чыкмаган кызлары бар. Алар бөтен испан хатын-кызлары сыман дәртле, ялкынлы, кызу канлылар. Һәркайсының үз сере, мәхәббәт турында хыялы... Спектакль 2007 елны өч номинация буенча: “Иң яхшы спектакль”, “Иң яхшы режиссер”, “Иң яхшы хатын-кыз роле” (Степанида Борисова) “Алтын битлек” Милли премиясендә катнашты. 

30 октябрь 18.00 сәгатьтә А.Кулаковскийның «Шаман төше» спектакле, режиссеры - Руслан Тараховский. Режиссерның «Шаман төше» пьесасын фәлсәфи текст, рухи музыка һәм пластика бердәмлегендә кую теләге күптән була. Тараховскийның герое – яшь рок-музыкант хәзерге заман ыгы-зыгысында үз-үзен табарга тели һәм шаман йолаларының гипноз ритмы аша авыр сынау (ХХ гасырның тарихи вакыйгалары) - тән кискәләү (эттэнии) йоласын үтә.

Спектакльләргә билетларны Камал театры сайтының “Бездә гастрольләр” сәхифәсендә алырга мөмкин, касса телефоны (843) 293-03-74.

Понедельник 26.09.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра