РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ «МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК» СПЕКТАКЛЕ СОҢГЫ ТАПКЫР УЙНАЛА

2016 елның 3 июньдә 19:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында И. Зәйниев пьесасы буенча «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектакле соңгы тапкыр уйналачак. Әлеге лирик драма ун сезон буена уңышлы гына уйналып килде. Спектакльнең премьерасы  2006 елның 14 маенда булган иде.3 июньдә спектакль 116нчы тапкыр уйнала. Соңгы спектакльгә билет алып калырга ашыгыгыз!

Спектакль турында:
Коммуналкада яшәүдән туйган шәфкать туташы Сәвия шифаханәдә Ногман карт белән Абруй карчыкны очрата. Картлар инде үз-үзләрен карап торыр хәлдә булмаганлыктан Сәвиянең ике гаилә берләшеп уртак фатир алу тәкъдимен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Гомерләре буе икесе генә көн күргән карт белән карчыкка яшьләр гаиләсендәге үзара мөнәсәбәтләрнең күбесе ошамый.  Ә яшьләргә киресенчә, картларның тормышлары сәеррәк тоела. Әлбәттә, тормышка карата булган бу төрле карашлар конфликтлар да тудырмый калмый.   Ә иң мөһиме - һәр гаиләнең нигезе бары тик мәхәббәткә генә корылуы ачыклана. Көнкүреш проблемаларыннан башланып киткән бу хикәя көтмәгәндә чын ярату турындагы риваятькә әверелә.
Чәршәмбе 01.06.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра