РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ - ВЕНГРИЯДӘ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬ КУНАКЛАРЫ

2017 елның 25-30 апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов IV Халыкара MITEM фестивалендә кунакта (Будапешт, Венгрия). Камал театры җитәкчелегенең фестивальдә катнашуы Венгрия Милли театры һәм Г.Камал исемендәге ТДАТ арасындагы күпъеллык иҗади хезмәттәшлекнең дәвамы. Эшлекле очрашу вакытында театрларның җитәкчеләре алга таба хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышачаклар. 
Дүшәмбе 24.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра