РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР III «ШӘҺӘР-АРТ-ӘЗЕРЛЕК» ЛАБОРАТОРИЯСЕНДӘ КАТНАША

2-11 июньдә Казанда III “Шәһәр-арт-әзерлек” яшьләр театр лабораториясе була. Анда Италия, Швецария һәм Россиядән 6 режиссер катнаша. 9 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече сәхнәсендә лаборатория кысаларында И.Вырыпаев пьесасы буенча Италия режиссеры Алессандра Джунтини сәхнәләштергән “Иллюзии” спектакленең эскизы курсәтелә. Иван Вырыпаевның әсәре татар телендә бернче тапкыр куела. Тәрҗемә авторы - яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.

Г.Камал театры «Шәһәр-арт-әзерлек» лабораториясендә һәм “Тере шәһәр” үткәргән башка проектларда һәрдаим катнашып килә. Узган ел Америка сценаристы Джим Джармуш криминаль комедиясе буенча Швецария режиссеры Мириам Вальтер сәхнәләштергән спектакле Г.Камал театрының репертуарына кертелде.Быел лабораториядә Камал театрыннан Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Гүзәл Гөлвердиева һәм Раил Шәмсуаров катнаша.

“Иллюзии” спектакле эскизы 9 июньдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелә. Керү ирекле, тик алдан теркәлү соралаhttps://zhivoygorod.timepad.ru/event/336553/

Өстәмә мәгълүмат: 8-917-245-44-87

Вторник 31.05.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра