РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР МАЛЫЙ ТЕАТР БУЕНЧА ЭКСКУРСИЯДӘ КАТНАШТЫ


Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре һәм актерлары Россиянең Дәүләт Академия Малый театрының Төп сәхнәсе буенча экскурсиягә бардылар.

Реставрацияләнгән XIX гасыр бинасы буенча экскурсияне  Малый театрның генераль директоры Тамара Михайлова уздырды.


Исегезгә төшерәбез, 12-18 гыйнварында Россиянең Дәүләт академия Малый театрында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре уза.
 
Гастрольләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән үтә.
Вторник 17.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра