РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕНЕҢ 4НЧЕ ГИМНАЗИЯСЕ УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫЛАР

Кичә, 17 февральдә, Камал театрының директоры Илфир Якупов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шә­рә­фи­ев, 
Россиянең атказанган артисткасы, Та­тарс­тан­ның халык артисты Дания Нуруллина, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм театрыбызның яшь актеры Раил Шәмсуаров Яр Чаллы шәһәренең 4нче гимназиясе укучылары белән очраштылар. 
Артистлар һөнәрләренең нечкәлекләре белән уртаклаштылар һәм үзләренең сәхнә эшчәнлекләре турында сөйләделәр.Үз чиратында укучылар концерт тәкъдим иттеләр. Чара балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү, автографлар алу белән тәмамланды.  Очрашуда гимназиянең 60дән артык укучысы катнашты. 
Шимбә 18.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра