РусТатEng
КАЗАНДА МАЛЫЙ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ УЗА КАЗАНДА МАЛЫЙ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ УЗА КАЗАНДА МАЛЫЙ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ УЗА

КАЗАНДА МАЛЫЙ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ УЗА

2017 елның 14-19 сентябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дәүләт Академия Малый театрның (Мәскәү ш.) традицион гастрольләре уза. 2017 ел гастрольләре – Мәскәү театрының Татарстан Республикасы башкаласына җиденче мәртәбә килүе.

Гастрольләр 14 һәм 15 сентябрьдә А.Дюма-өлкәннең “Людовик XIV яшьлеге” спектакльләре белән ачыла. Спектакльнең вакыйгалары тамашачыларны Франциянең иң данлыклы дәүләт башлыгы  - “Кояш-Король” Людовик XIVнең яшь чагында идарә итү эшләре түгел, ә күңел ачу, балет, ау һәм яшь сөяркәләр турында гына уйлаган чорына алып бара. Костюмнар күренекле Россия кутюрьесы Вячеслав Зайцев эскизлары буенча эшләнгән. Спектакльнең режиссеры – СССРның халык артисты, Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты Юрий Соломин.

16 һәм 17 сентябрьдә Казан театр сөючеләрен А.Н. Островскийның “Не все коту масленица” комедиясе көтә. Бөек рус драматургының иң үткен һәм күңелле пьесаларының берсенең яңа сәхнә версиясен ясау өстендә  режиссер Виталий Иванов җитәкчелегендә кую командасы эшләде. Спектакльгә музыканы композитор Максим Дунаевский язган. Малый театр артистлары сезгә бай сәүдәгәр Ермил Зотыч Ахов һәм аның приказчигы Ипполитның тыйнак, ләкин карашында нык торган яшь кыз Агния йөрәген яуларга тырышулары турында гыйбрәтле тарихын сөйләячәкләр.

18 һәм 19 сентябрьдә тамашачыларга А.Н.Островскийның В.Н.Драгунов куелышында  “Йөрәк таш түгел” комедиясе тәкъдим ителә. Пьесаның сюжеты беренче карашка гади һәм артык катлаулы булмаган кебек тоела: бай сәүдәгәр чирли һәм васыять язып калдырырга тели, ләкин аны шикләр эзәрлекли һәм ул байлыгын кемгә калдырырга белми – яшь хатынына, бертуганының ялкау улына яки аны көн саен догаларында искә алсыннар өчен ярлыларга? Хәер, Островскийның әсәрләрендәге вакыйгалар һәрвакыт яңа күренә һәм төрле заманга туры килә. Баш рольне Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең Халык артисты Василий Бочкарёв башкара.

Билетларны Камал театры сайтында kamalteatr.ru һәм кассада (843) 293-03-74 сатып алып була.

Пәнҗешәмбе 29.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра