РусТатEng
КАЗАХСТАН РЕЖИССЕРЫ ӨЧЕН "НӘҮРҮЗ" - ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЯР ӨЧЕН ЭТӘРГЕЧ (ФОТО, ВИДЕО) КАЗАХСТАН РЕЖИССЕРЫ ӨЧЕН "НӘҮРҮЗ" - ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЯР ӨЧЕН ЭТӘРГЕЧ (ФОТО, ВИДЕО) КАЗАХСТАН РЕЖИССЕРЫ ӨЧЕН "НӘҮРҮЗ" - ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЯР ӨЧЕН ЭТӘРГЕЧ (ФОТО, ВИДЕО) КАЗАХСТАН РЕЖИССЕРЫ ӨЧЕН "НӘҮРҮЗ" - ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЯР ӨЧЕН ЭТӘРГЕЧ (ФОТО, ВИДЕО)

КАЗАХСТАН РЕЖИССЕРЫ ӨЧЕН "НӘҮРҮЗ" - ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЯР ӨЧЕН ЭТӘРГЕЧ (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген "Нәүрүз" фестивале кысаларында Казахстан театрлары вәкилләре белән матбугаи конференциясе узды. Чарада К.Куанышбаев исемендәге казах Дәүләт музыкаль-драма театры (Астана ш.) режиссеры Алимбек Оразбеков, актер Шах-Мурат Ордабаев, "Дарига-ай" яшьләр театры (семей ш.) Амангельды Бахтинов һәм "Ричард III" спектакле режиссеры ДинәЖумабаева катнаштылар. 
Матбугат конференциясенең модераторы буларак фестивальнең программа директоры, Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов чыгыш ясады.

Бүген "Нәүрүз" фестивале кысаларында Казахстан театрлары вәкилләре белән матбугат конференциясе узды. Чарада К.Куанышбаев исемендәге казах Дәүләт музыкаль-драма театры (Астана ш.) режиссеры Алимбек Оразбеков, актер Шах-Мурат Ордабаев, "Дарига-ай" яшьләр театры (Семей ш.) Амангельды Бахтинов һәм "Ричард III" спектакленең режиссеры Динә Жумабаева катнаштылар. 

Матбугат конференциясенең модераторы буларак фестивальнең программа директоры, Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов чыгыш ясады.

Алимбек Оразбеков сүзләре буенча, ул Казанда "Нәүрүз" фестивалендә беренче тапкыр. "Бу безнең өчен зур этәргеч", - дип әйтте кунак һәм фестивальнең Казахстан театр сәнгате үсеше өчен дә бик мөһим булуын билгеләп үтте. Әңгәмә барышында катнашучылар алдагы көнне К.Тинчурин театрында фестиваль кысаларында узган, якут режиссеры Сергей Потапов куйган, Антон Чеховның "Чия бакчасы" спектакле турында фикер алыштылар.

"Спектакль тетрәндерү максаты белән куелды, - дип билгеләп үтте баш рольне башкаручы актер Шах-Мурат Ордабаев. - Ул казах халкының хис-кичерешләрен чагылдыра. Үзебезнең тамашачы спектакльне бәхәсле  кабул итте: кабул итүчеләр дә, аңлап бетермәүчеләр дә булды".

Динә Жумабаева практикасында "Нәүрүз" режиссерлык эше катнашкан беренче фестиваль. Динә тәҗрибәсендә 10 спектакль һәм аларның берсе - У.Шекспир пьесасы буенча куелан "Ричард III" спектакле Казанда фестивальдә катнаша.

Режиссер сүзләре буенча, аның өчен "Нәүрүз" - яңа 
спектакльләр куяр өчен этәргеч. "Материал сайлаганда мин игътибарымны классикага юнәлтәм, - дип сөйләде кунагыбыз. – Әлегә кадәр заманча драматургия куеп караганым булмады".

Казахстан театр сәнгатен күзаллау өчен "Нәүрүз"нең программа директоры Нияз Игъламов журналистларга кечкенә генә экскурс ясады. "Казахстан театр сәнгате үсешендә зур адым ясады", - дип белдерде ул, казах эшләрен карау тәҗрибәсе белән бүлешеп. - Театрның әһәмиятле проблемаларының берсе - заманча драматургиянең җитеп бетмәве. Ләкин яшь режиссерлар барлыкка килде, алар казах башлангычын югалтмаган һәм дөнья тенденциясеннән артта калмаган спектакльләр иҗат итәләр".

2015 елда Казахстан "Нәүрүз" фестивален бер төрки халык театр мәдәниятенә багышлауның  башлангыч ноктасы булды.

Быел фестиваль дирекциясе Казахстаннан 17 гариза кабул итте һәм сайлап алу комиссиясе карары буенча 3 театр сайланды -  К.Куанышбаев исемендәге Казах Дәүләт академия музыкаль-драма театры, "Дарига-ай" яшьләр театры һәм Дәүләт курчак театры (Астана ш.).

Чәршәмбе 07.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра