РусТатEng

КАЗАНДА ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ

Кичә Казан шәhәрендә Н. Исәнбәтнең “Качаклар” спектакле белән Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре ачылды. Сәламләү сүзләре белән Камал театрының Зур сәхнәсеннән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров, Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы урынбасары, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Наҗия Мисбах кызы Хәйдәрова, Әлмәт театры директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева чыгыш ясадылар. 

Исегезгә төшерәбез, 19 февральдән  22 сенә кадәр Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында  Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза. Гастроль афишасында театрның иң шәп 7 спектакле һәм концерт-тамаша.

Понедельник 20.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра