РусТатEng
“МУЛЛА” СПЕКТАКЛЕ СОҢГЫ ТАПКЫР УЙНАЛА

“МУЛЛА” СПЕКТАКЛЕ СОҢГЫ ТАПКЫР УЙНАЛА

29 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Мулла» спектакле соңгы тапкыр уйналачак. Әлеге драма 5 сезон буена уңышлы гына уйналып килде. 29 октябрьдә спектакль 66нчы тапкыр уйнала. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә булды. Соңгы спектакльгә билет алып калырга ашыгыгыз! 
Дүшәмбе 16.10.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра