РусТатEng

НАМИБИЯ РЕСПУБЛИКАСЫ ИЛЧЕЛЕГЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ СЕКРЕТАРЕ КАМАЛ ТЕАТРЫНА КИЛДЕ

Намибия Республикасының Россия Федерацияседәге илчелегенең беренче секретаре Адри Пиллей Камал театрына кунакка килде. Илченең тормыш иптәше өчен театр буенча экскурсияне Камал театрының директоры Илфир Якупов шәхсән үзе ясады. Экскурсиядән соң кунак У.Шекспирның И.Зәйниев куелышында "Ричард III" спектаклен карады.
Камал театрына бару- Намибия илчелеге делегациясенең Казандагы программасының бер өлеше. Әлегрәк, ТР Хөкүмәт йортында, Намибия Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы Вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Ндали Че Камати әфәнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Среда 23.11.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра