РусТатEng
НӘҮРҮЗ ХӘБӘРЛӘРЕ

НӘҮРҮЗ ХӘБӘРЛӘРЕ

Хөрмәтле "Нәүрүз" фестивалендә катнашучылар һәм тамашачылар! 
Июньнең 5еннән 9ына кадәр без фестивальгә багышланган "Нәүрүз хәбәрләре" көндәлек гәҗитен бастырачакбыз. 
Гәҗит фестивальнең һәр көненә күзәтүдән торачак: анда тәнкыйтьчеләр фикерләре, актерлар, режиссерлар һәм театр директорлары белән интервьюлар урын алачак. Көндәлек гәҗиткә шулай ук тамашачылар фикерләре һәм кечкенә рецензияләр дә керәчәк. 
Һәрбер санда бер зур интервью булачак. Беренче номерда фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән интервью тәкъдим ителә. Әлеге интервьюны сылтама буенча укырга мөмкин. 
Гәҗитнең соңгы полосасы тулысы белән Якутия театр сәнгатенә багышлана. "Без зур блокны якут театр эшлеклеләренә багышларга булдык, чөнки фестивальгә бөтен театраль Якутия килә,"- диде фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов. 
Гәҗитләр фестивальнең Матбугат үзәгендә (Камал театры, 301 бүлмә), фестивальнең мәгълүмати өстәлендә, "Нәүрүз"дә катнашучы театрларның фойеларында һәм кассаларында таратылачак. Фестивальдә катнашучылар шулай ук гәҗитнең яңа саннарын кураторларыннан сорый алалар. 
"Нәүрүз" фестиваленә рәхим итегез!
Җомга 02.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра