РусТатEng

ПРАЗАТ ИСӘНБӘТКӘ ХӘТЕР ТАКТАСЫ АЧЫЛУ ТАНТАНАСЫ КҮЧЕРЕЛӘ

Һава торышы шартлары начараю сәбәпле, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры режиссеры, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Празат Исәнбәткә багышланган хәтер тактасын ачу тантанасы иртәгә (21 декабрь, чәршәмбе) 14.00 сәгатькә күчерелә. 
Истәлекле такта Татарстан ур., 7 йорт адресы буенча урнаштырыла. Әлеге йортта Празат Нәкый улы Исәнбәт 1981 елдан 2001 елга кадәр яшәгән. Искә алу чарасында режиссерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы вәкилләре катнаша. Мемориаль тактаның авторы - Фәриз Фәсхетдинов.
Празат Исәнбәт турында истәлекләре белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов уртаклаша. 
Вторник 20.12.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра