РусТатEng
ШӘҮКӘТ БИКТИМЕРОВНЫ ИСКӘ АЛУ

ШӘҮКӘТ БИКТИМЕРОВНЫ ИСКӘ АЛУ

5 ел элек, 2012 елның 28 маенда, Татарстан Республикасының театр сәнгате зур югалту кичерә - каты авырудан соң 84нче яшендә татар театрының күренекле актеры, СССРның халык артисты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров вафат булды.

Ш.Х.Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туа, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында артист булып эшли башлый.

Биктимеров Ш.Х. милли театрның иң атаклы сәхнә остасы иде.

Ул театрда 60 елдан артык эшләү дәверендә классик һәм бүгенге көн авторлары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә  150дән артык  образ тудырды. Шулар арасында: Тәлгать – «Беренче мәхәббәт» Х.Вахит, Нургали – «Ташкыннар» Т.Гыйззәт, Кнуров – «Бирнәсез кыз» А.Островский, Галин – «Габбас Галин» Ш.Камал, Ислам – «Әни килде» Ш.Хөсәенов, Туктамыш хан – «Идегәй» Ю.Сафиуллин, Ишан – «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин, Хәсән Акчурин – «Без китәбез, сез каласыз», Сибгать – «Ат карагы», Нурхәмәт – «Илгизәр + Вера», Нурислам – «Дуслар җыелган җирдә», Шәһит – «Хушыгыз» Т.Миңнуллин, Хан – «Таһир – Зөһрә» Ф.Бурнаш, Тархан – «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт һәм тагын башка бик күп рольләре татар театр сђнгате тарихы битлђрендђ књренекле урын алган зур хәзинә булып торалар.

1967 елда Ш.Х.Биктимеров «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 

«Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) спектаклендә Ш.Х.Биктимеров иҗат иткән  Әлмәндәр карт - халкыбызның иң зур мәхәббәтен яулаган, легендага әйләнгән образ. Әлеге роле өчен ул РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 35 елдан артык сәхнәдә уйналып, берничә буын тамашачыны һәм артистларны тәрбияләгән “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле татар милләтенең рухи байлыгын һәм күңел хәзинәләрен, тормышка мәхәббәтен һәм намусын чагылдырган милли сәхнә бизәгенә әверелде.

Театрда эшләү дәверендә Ш.Х.Биктимеров  гастрольләр белән СССРның барлык шәһәрләрен диярлек йөреп чыга, Финляндиядә һәм Төркиядә була.

Ш.Х.Биктимеров сәхнә иҗаты белән бергә җәмәгать эшләрен дә тыгыз алып барган шәхес иде. Ул Казан шәһәр Советына, шулай ук ТАССРның һәм  СССРның Югары Советларына депутат  булып сайланды.

СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров татар халкының иң танылган һәм яраткан артистларыннан берсе иде, ә аның иҗат һәм тормыш юлы – табигать биргән олы талантка һәм сәнгатькә, шулай ук милләткә тугрылык билгесе булды.

Артистның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. 

Воскресенье 28.05.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра