РусТатEng
КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЕАТР БЛОГЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘРГӘ ҖЫЕНА (ФОТО, ВИДЕО) КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЕАТР БЛОГЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘРГӘ ҖЫЕНА (ФОТО, ВИДЕО) КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЕАТР БЛОГЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘРГӘ ҖЫЕНА (ФОТО, ВИДЕО) КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЕАТР БЛОГЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘРГӘ ҖЫЕНА (ФОТО, ВИДЕО) КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЕАТР БЛОГЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘРГӘ ҖЫЕНА (ФОТО, ВИДЕО) КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЕАТР БЛОГЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘРГӘ ҖЫЕНА (ФОТО, ВИДЕО) КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЕАТР БЛОГЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘРГӘ ҖЫЕНА (ФОТО, ВИДЕО) КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЕАТР БЛОГЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘРГӘ ҖЫЕНА (ФОТО, ВИДЕО)

КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЕАТР БЛОГЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘРГӘ ҖЫЕНА (ФОТО, ВИДЕО)

8 октябрьдән Казанда Камал театры базасында “Театр блогеры мәктәбе” ачыла. Әлеге проект турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге өч айлык “мәктәп”не оештыручылар - "Театр блогерлары мәктәбе" проекты оештыручысы, Театр тәнкыйтьчеләре берләшмәсе координаторы Глеб Ситковский; театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша һәм театрның PR һәм маркетинг буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов сөйләде.

Проектның максаты - Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче, театр турында интернет блогларга язарга яки күргән спектакльләрен яхшырак аңларга теләүче тамашачыларга ярдәм итү. “Әлеге идея "Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе"ндә туды һәм безнең идеяне Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге күтәреп алды”, - дип башлады сүзен проектны оештыручы Глеб Ситковский.

Ул хәзер матбугат чараларының һәм алардагы мәдәни блогларның ябылуы белән беррәттән социаль челтәрләрдә тамашачы фикерләренең артуын, мәдәни темага төрле блоглар барлыкка килүен әйтте. “Аларның профессиональ булмавы спектакль турында дөрес булмаган фикер калдырырга мөмкин, - диде Глеб Ситковский. – Шулай итеп театр вакуум эчендә кала, бер яктан профессиональ рецензия юк, икенче яктан бозылган мәгълүмат тулып ята”.

Спикер бүгенге көндә театрның үсешен ассызыклап үтте һәм тамашачыны театрны аңларга өйрәтергә кирәклеген әйтте. “Театрны аңлаган тамашачы булмагач, театр үсә алмый”, - диде ул.

Әлеге пилот проекты Россиянең өч шәһәрендә – Новосибирскның “Глобус” театры, Воронежның Камера театры һәм Казанның Камал театрында старт ала. Ул егерме кешене өч ай укытуга планлаштырылган. Казанда семинарлары яшь театр тәнкыйтьчесе, “Афиша” журналының мәдәни күзәтүчесе Алексей Киселев алып барачак.

“Без берничә семинар эчендә катнашучылардан театр тәнкыйтьчеләре ясарга җыенмыйбыз, әмма нинди дә булса юнәлеш бирергә тырышачакбыз. Без, алар кая карарга тиеш, шул якка таба күрсәтәчәкбез”, - диде Глеб Ситковский.

Камал театрының PR һәм маркетинг буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов инде гаризалар кабул ителә башлаганын хәбәр итте. Алар 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. "Ун урын инде тәгаенләнгән, тагын ун урын бар әле”, - диде ул.

Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова


0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра