РусТатEng
13.12.2017
Чиләкләре мөлдерәмә, аһы җанга түгелә...
Классиканы сагынган халык бу премьераны түземсезләнеп көтте. Театр режиссер, артистлар белән кыска интервью видеороликларын әледән-әле чыгарып кызыксынуны арттыра торды. Ул көн, ниһаять, җитте. 2017нче елның 5 ноябрендә тамашачы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» әсәренең премьерасына җыелды.
10.12.2017
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте
Кичә IX "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале үз эшен Чаллы татар дәүләт драма театрының соңгы премьерасы булган "Яратылмый калган ярлар" спектакле белән башлап җибәрде.
09.12.2017
Ришат Әхмәдуллин: “Ике тапкыр гашыйк булдым. Икесе дә җавапсыз булды”
Актер һөнәре күпкырлы һәм гаять авыр эшчәнлек. Театр өлкәсендә яшәгән кеше үзенең эшчәнлеге белән сокландыра торган, үз эшенә гашыйк булган һәм, әлбәттә, күп кенә талантлары белән үзенә тартып тора торган булырга тиеш. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләүт Академия театрының яшь, талантлы актеры Ришат Әхмәдуллин да нәкъ шул яклары белән тамашачының мәхәббәтен яулап алган. Әлеге актер тамашачыга театр сәхнәсе аша гына түгел, ә телевизион экраннарга чыккан күп кенә кинофильмнар аша да таныштыр.
08.12.2017
БЕЗНЕҢ ЗАМАН БУЛАТЫ
Чын артист нинди булырга тиеш? Җаны-тәне белән бирелеп, тамашачы күңеленә үтеп керердәй халыкчан, шул ук вакытта үрнәк һәм каршылыклы образ тудыручы, шул образ эчендә яшәүче… Барлык тормыш мәшәкатьләрен оныттырып, йөзләгән кешене бер сулыштан буйсындырып, серле театр дөньясына алып керүче. Ул – сәхнәнең хуҗасы! Милли театр сәхнәсе Ришат Әхмәдуллинны да битараф калдырмый. Калабызның йөзек кашы булган мәшһүр Камал театрына эшкә алынуын Аллаһының бер бүләге итеп күрә ул.
08.12.2017
"Яңа татар пьесасы": Энҗе Гыйззәтова әсәре “Любимовка” фестиваленә чакыру алды
Камал театры инициативасы белән оештырылган Яшь татар драматурглары лабораториясендә катнашкан авторларның берсе – Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” әсәре “Любимовка” яшь драматургия фестиваленә кабул ителергә мөмкин. 
04.12.2017
Әтәч менгән читәнгә
Авыр чакта халык аксакал сүзен тыңлаган. Бу гомер-гомергә шулай булган. Шуңа күрә тел, мәдәнияткә куркыныч янаган заманда театрның аксакал әсәренә мөрәҗәгать итүе табигый һәм көтелгән гамәл булды. Шулай итеп, режиссер Фәрит Бикчәнтәев ярдәме белән Г.Камал исемендәге академия театрының биек читәненә әтәч сикереп менде. Аңа җиһанны уятып кычкырырга ирек бирерләрме, әллә таш атып куып төшерерләрме?
02.12.2017
Нияз Игъламов һәм блогерлар Камал театрының авыш түбәсеннән чанада шуып төшергә хыяллана
Казанда Камал театры базасында үткән Театр блогерлары мәктәбе эшенә йомгак ясалды. Казанда дәресләрне театр белгече Алексей Киселев алып барды. Ул өч мәртәбә Казанга килеп лекцияләр укыган. Блогерлар мәктәбендә Казаннан, Чаллыдан һәм Уфадан кырыктан артыграк кеше белем алган. Блогерлар мәктәбе укучылары арасында журналистлар Сөмбел Гаффарова, Ләйсән Фәизова, Алинә Минневәлиева, Рәдиф Кашапов та бар иде.
01.12.2017
Камал театры “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен премьера алдыннан күрсәтте
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев журналистларга, театр белгечләренә һәм театрның дусларына татар классигы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен күрсәтер алдыннан, моның бары тик “прогон” булуын ассызыклады. “Спектакль бары тик өченче премьерадан соң гына туа. Бүген күрсәтелгәннән соң төзәтүләр булачак, кимчелекләрен язып барам”, - диде ул һәм спектакльне рәссам Сергей Скоморохов һәм театр белгече Нияз Игъламов белән залның җиденче рәтенә утырып карады.
30.11.2017
Илсөяне Ил сөя!
Моннан 100 ел элек драматург Мирхәйдәр Фәйзи үзенең милли сәхнә җәүһәренә әйләнәчәк «Галиябану»ын язып, тамашачы хөкеменә тапшырганда, бу рольдә кайчан да булса Илсөя исемле, нәкъ ул уйлаган татар гүзәле – кара чәчле, карлыгандай кара күзле, карлыгач канатыдай кыйгач кара кашлы, сылу гәүдәле һәм сандугач җырыдай моңлы матур тавышлы артистка уйнарын күз алдына китерде микән? Китергәндер. Һәрхәлдә шуңа өметләнеп язган бит ул аны.
27.11.2017
«Әти-әниебез , төпчек кызыбыз менә нинди үрләргә иреште дип, горурланырлар иде...»
Дистәләгән спектакль, кинофильмнарда уйнаса да, инде гомер уртасына җитеп ике кыз анасы булса да, тамашачысы өчен ул барыбер “Зәңгәр шәл”дәге Мәйсәрә булып калачак. Әйтерсең лә, дистәләгән еллар узмаган. Әнә бит ул элеккечә, Булаты – Рамил Төхвәтуллин белән ничек итеп өздереп уйный. Ә тавышлары, моңы тамашачы йөрәген майлап та, телгәләп тә ала. Алар һаман яшь һәм бергә.
1 2 3 4 5 ... 23
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра