РусТатEng
ХУШ, АВЫЛЫМ / Я НЕ ВЕРНУСЬ
Автор: Айдар Җаббаров
  • Спектакль авторы - Җаббаров Айдар Тәлгать улы
  • Яктылык буенча рәссам - Ольга Окулова
  • Вокал буенча педагог - Айгөл Зәйнуллина
  • Музыка кораллары буенча педагог - Булат Хисмәтов
  • Видеомэппинг - Рамазан Исламов
  • Журналист - Гөлчәчәк Шәйхетдинова

Рольләрне башкаралар

Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2020 елның 4 декабрендә булды.

Документаль спектакль

Татар әдәбияты, драматургиясе һәм театры өчен авыл элек-электәннән төп сәнгати өйрәнү темаларының берсе булып тора. Һәр тарихи чорның үз авылы һәм аның белән бәйле проблемалары, конфликтлары, геройлары һәм антигеройлары, сораулары һәм икеләнүләре, котылгысыз яки ачык финалы...

Айдар Җаббаров: «Мин, күп кенә яшьтәшләрем кебек, каникулларны әбием белән бабаем яшәгән авылда үткәрә идем.

Еллар үткәч, үсеп егет булгач, әби белән бабай инде бакыйлыкка күчкәннән соң, үзебезнең авылдагы өйгә кайттым һәм бер мизгелдә тетрәнеп куйдым: тиздән бу авыл бетәчәк, юкка чыгачак. Мине ниндидер сагыш басты, Чеховтагы сыман “әйтерсең, бөтен утлар сүнде...” Һәм шул кичтә мин биредә кайчандыр тормыш кайнап торган: кешеләр яшәгәннәр, киләчәк дип тырышканнар дип уйландым. Элек монда рәхәт, күңелле иде. Ә хәзер - сагыш, сагыну гына…

Пандемия һәм үзизоляция вакытында миңа видео җибәрделәр, анда бер авыл агае гармунда уйный. Һәм янә теге кич исемә төште, хисләр яңарды. Шунда бүгенге көндә авылларның ничек яшәве, авыл кешеләренең язмышлары белән якыннанрак танышу теләге уянды.

Өстәвенә, мин күптән вербатим техникасында эшләп карарга, тамашачы белән аралашуның әлеге ысулын өйрәнергә тели идем. Театр минем идеямне кабул итте һәм без артистлар белән июнь аенда ук, Татарстан авыллары буйлап, тере, чын тарихлар эзләп сәяхәткә чыктык.

Без 20дән артык “бетеп баручы”, кечкенә авылларда булдык, 50-60 тирәсе интервью эшләдек. Бер-берсен кабатламаучы, төрле язмышлар белән таныштык. Үзләренең тормышлары турында бик теләп сөйләүчеләр дә, сөйләгәннәрен кулланырга рөхсәт итмәүчеләр дә очрады. Ул кешеләр арасында ялгызлыкка исләре китмәүчеләр дә, үзгәртеп булмас тормыш шартлары колына әверелеп, соңгы көннәрен ташландык йортлар арасында яшәргә мәҗбүр булганнары да очрады. Безнең геройлар арасында үзләренең тамырлары хакында белүчеләр, нәселләре, авылларының барлыкка килү тарихы турында җентекләп сөйләүчеләре дә бар. Авылның хәзергесе һәм үткәне турындагы бу тарихларны бергә туплагач, бик кызыклы гына контекст килеп чыга. Ул, үз чиратында, бүгенге көнгә генә түгел, киләчәккә дә бәйле күп кенә сорауларга да җавап табарга ярдәм итә...

Без документаль спектаклебездә әдәби текстлар да кулланачакбыз. Геройларыбызның монологлары классиклар тудырган әдәби образларда да чагылачак.

Спектакльдә вакыйгалар авыл клубында башланып китә, анда кичләрен әле гөрләп яшәүче авыл халкы җыйнала… Гармун да, жырлар, биюләр дә булачак, ә иң мөһиме, матур киләчәккә ышанган чын кешеләр тормышы.

Спектакльдә татарлар, татар теле, ватаныбыз, тамырларыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйланулар котылгысыз... Татар авылыннан - көч, ирек, яшәүгә сусау урыныннан мәхрүм калган киләчәгебез нинди булыр?!».



Авыл кешеләре белән әңгәмәләр оештыруга ярдәм итүләре өчен 
Раил Садриевка (Буа), Ленур Зәйнуллинга (Әтнә), Динар Хөснетдиновка, Энҗе Сәйфетдиновага (Әлмәт), Динә Саттаровага Лия Котельниковага (Казан) рәхмәт белдерәбез.


Спектакльдә  Т.Миңнуллинның «Һәркемнең үз колхозы», «Чакыру билеты», М.Мәһдиевнең «Сәнгать корбаннары», Р.Галиуллинның «Дан», Г.Сабитовның «Айбаш» әсәрләреннән өзекләр кулланыла.
 

 Видеорәттә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан фотолар кулланыла.

"Эмиль Талипов, моментально переключающийся с роли 95-летнего деда на образ большевистского активиста, особенно эффектно играет. На втором месте — Алмаз Бурганов, в копилке у которого не только дед-оптимист, но и Сталин. В первые минуты работает именно эффект удивления от их преображения — молодые актеры играют шамкающих, забывающихся дедушек и бабушек. У кого-то это выходит несколько комично, но противопоставление понятное. В монологах они — одинокие старцы. В историях — молодые, эффектные, бодрые".
Радиф Кашапов, "Реальное время"

В рецензии на спектакль «Хуш, авылым», написанной специально для KazanFirst, литератор и критик Галина Зайнуллина рассуждает о том, как режиссер Айдар Заббаров создал театральное подношение безвозвратно уходящей натуре - поколению детей военного времени.
Галина Зайнуллина, "KazanFirst"

Авыл белән хушлашыр вакыт җиттемени? Тукта әле, кайчан гына мондагы һәр өйдә ут яна иде бит. Һәр мич торбасыннан төтен чыга иде. Киләчәккә өмет кая юкка чыкты соң? Камал театрында режиссер Айдар Җаббаров безне чынбарлыкның күзенә каратты.
Лилия Гыймазова,"Ватаным Татарстан"

"Миңа монда һәр сүз, һәр ым таныш. Тере тарих. Уйлап та чыгарылмаган/ уйналмаган да. монда шәһәр сөременнән җанны арчалап ачалар да, авырттырып әбекәй/бабакайлы авыл апа/агалары текәләләр. сагынуга чыдап булмый башлый.
Бу минем "Хуш, авылым"нан кичерешләр.
Айдар Җаббаров! исемен күрсәгез афишада бөтен дөнья көтеп торсын, ә сез театрга барыгыз!!!"
Эльмира Җәлилова, тамашачы

"Камал театрында бүген Айдар Җаббаровның "Хуш, авылым"ны карап кайттым. Документаль спектакль. " Ике сәгатьтән артык барган икән. Сизелмәде дә. Баштагы 4 сәгатьлек версиясен күрсәтсәләр дә беркем дә чыгып китмәячәк иде. Вот спектакль!
Чыгып барганда Камал театры фойесындагы тактада үземнең интервьюны күргәч тагын да рәхәт булып китте. Без театрга килгәч шул тактада үзебезне карарга яратабыз. Рәхәт )))
Бу юлы Айдар Җаббаров белән интервью иде. Бәлки бик халыкчан интервью булмагандыр да. Әммабу егетне тасвирлый торган интервью шундый булырга тиештер кебек булды.
Камал театры минем рецензияләрне яратып та бетермидер инде. чөнки гел риза да булып бетми идем аларның спектакльләреннән. Һәр театрга үзе спектакле кадерли. Иҗат газаплары белән туган бит алар. Ә монда белер-белмәс бер журналист тар-мар итеп ташласын әле. Ни белә соң ул! "Художника каждый может обидеть".
Бу спектакльне бик яраттым. Бөтен кеше яратачактыр кебек - театрның белдерү тактасына сыймаячак әле безнең театрны мактаган мәкаләләр ))) элеп кенә өлгерсеннәр".
Рүзилә Мөхәммәтова, тамашачы

"«Хуш, авылым»...
Документаль спектакль...минем өчен бу гадәти булмаган тәҗрибә (необычный опыт-шулай тәрҗемә ителәме ул?).
Спектакль башыннан алып азагына кадәр, сине «йотып» ала, ике сәгатька авылга әйләнеп кайтасың.
Монологлар аша, авыл тормышын бик яхшы курсәтелә. Шушы спектакльда тәкъдим ителгән моногларны тынлау-туйдырмый, чөнки син шушы моногларны драматурглар hәм куренекле шәхесләр язмаган икәнен аңлыйсың.
Тәкъдим ителгән хикәяләр, тормышта булган...Авыл халкы узе аша җибәргән хәлләргә hәм хисләргә бай куелыш.
Монда барысыда бик ачык курсәтелә...Аларның кичергән кайгы-хәсрәтләре, бәхетле мизгелләре. Шушы хисләр китапта язылган тугел, алар булган,бар hәм булачак.
«Истории из жизни» диләр бит урыс телендә. Андый хикәяләрне тыңлау рәхәт икәне бн килешерсез диеп уйлыйм/
Яратам инде мин шундый чын вакыйгаларга нигезләнгән хәлләрне.
Әйтәсе сузләрем куп, уй-фикерне җыеп бетереп булмый гына.
Минемчә, hәркемгә барып, карап кайтырга кирәк постановка бу.
Барлык катнашкан артисларга да, режиссёрга да, вокал hәм музыка кораллары буенча укытучыларга да жирный лайк hәм көчле алкышлар. Афәрин".
Гузель Хайрутдинова, тамашачы

Афиша

02 Март, 19:00
09 Март, 18:30
16 Март, 19:00
06 Апрель, 19:00
17 Апрель, 12:00
20 Апрель, 19:00
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра