РусТатEng
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК / ПОГОВОРИМ О ЛЮБВИ
Автор: Илгиз Зәйниев
Лирик драма 2 бүлектә. 
Спектакль 2 сәгать 35 минут бара. 
Спектакльнең премьерасы 2006 елның 14 маенда булды.



Коммуналкада яшәүдән туйган шәфкать туташы Сәвия шифаханәдә Ногман карт белән Абруй карчыкны очрата. Картлар инде үз-үзләрен карап торыр хәлдә булмаганлыктан Сәвиянең ике гаилә берләшеп уртак фатир алу тәкъдимен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Гомерләре буе икесе генә көн күргән карт белән карчыкка яшьләр гаиләсендәге үзара мөнәсәбәтләрнең күбесе ошамый.  Ә яшьләргә киресенчә, картларның тормышлары сәеррәк тоела. Әлбәттә, тормышка карата булган бу төрле карашлар конфликтлар да тудырмый калмый.   Ә иң мөһиме - һәр гаиләнең нигезе бары тик мәхәббәткә генә корылуы ачыклана. Көнкүреш проблемаларыннан башланып киткән бу хикәя көтмәгәндә чын ярату турындагы риваятькә әверелә.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра