РусТатEng
ХАН КЫЗЫ ТУРАНДЫК/ПРИНЦЕССА ТУРАНДОТ
Автор: Карло Гоцци

Рольләрне башкаралар

Драма 2 бүлектә. 
Спектакль 2 сәг. 40 мин. 
Спектакльнең премьерасы 2012 елның 6 апрелендә булды.



Итальян драматургы. Фольклор элементлары һәм дель арте комедиясе үзенчәлекләрен кулланып әкият-пьесалар (итальянча – fiabe) иҗат иткән автор. Риваятьләрдән Гоцциның беренче пьесасын ул заманның иң шөһрәтле драматургы Гольдони белән бәхәскә кереп иҗат итүе билгеле. Ул бик гади эчтәлекле пьеса язачагын һәм әсәрнең бик зур уңышка ирешәчәген әйтә. Тиздән аның «Өч әфлисунга мәхәббәт» әсәре дөнья күрә. Бу әсәре белән Гоцци фьяба, яисә театр өчен трагикомик әкият жанрына нигез сала. Карло Гоцци әсәрләрендә комедияне Панталоне, Труффальдино, Тарталья һәм Бригелла кебек маска-персонажлар билгеләсә, трагедия төп геройлар арасындагы конфликтка корыла. Гоцци иҗат иткән фьябалар бүген дә бик популяр һәм, тамашачыларны сокландырып, дөнья сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра