РусТатEng
РИЧАРД III / РИЧАРД III
Автор: Уильям Шекспир

Рольләрне башкаралар

Спектакль 2 сәгать 40 минут бара 
Спектакльнең премьерасы 12 октябрь 2014 елда булды.

                     Күптән билгеле булганча, Шекспир трагедияләре, комедия һәм хроникаларының популярлыгы безнең илдә циклик фикер сөреше һәм җәмгыятьнең торышы белән бәйле. Йә бөтен театрлар, алдан сөйләшеп куйган сыман, “Ромео һәм Джульетта”ны куярга алына, яки “Чарасына күрә чамасы”на мөрәҗәгать итә, йә бер-бер артлы “Гамлет”,  «Җәйге төндә күргән төш» пьесаларын сәхнәгә куярга тотына. «Ричард III» - Шекспир пьесалары арасыннан иң кырысы һәм компромиссыздыр. Кызганычка каршы, әлеге әсәр бүгенге тарихи мизгелләргә иң якын торганы да. Бертуганнарның сугышуы, кан коешы, хыянәт, сатлыкҗанлык, хакимлекне законсыз тартып алу – болар барысы да бүгенге гасыр башы күренешләре. Сәхнәгә тормыш чынбарлыгыннан аерып куярга мөмкин булмаган пьесалар бар һәм «Ричард III» -  шундыйлар исәбендә. 
                      Яшь режиссер Илгиз Зәйниев тәҗрибәле рәссам Сергей Скоморохов һәм труппаның әйдәп баручы артистлары белән берлектә Шекспир трагедиясенең ахырзаман арты дөньясын тудыру өстендә эшләделәр. Спектакль үткәннәр турында түгел, ә  киләчәктә булырга мөмкин хәлләр хакында. Иҗат төркеме билгеле тарихи бәйләнешләрдән декорация һәм костюмнар ярдәмендә махсус ераклаша, ә артистлар үткән һәм бүгенге сәясәтчеләрнең гадәтләрен кабатламый. Трагедиянең темасы бүгенге көнгә кисәтү булып яңгырый. Спектакльдә безнең заманга ишарәләгән бер генә деталь – бөтен нәрсәне фотосурәткә төшерү – ике актер канлы вакыйгаларның җансыз шахитләрен – сүзсез папарацияләрне башкаралар. 
                    Төп рольдә – Искәндәр Хәйруллин. Аның Ричарды башка персонажлардан яхшырак та, начаррак та түгел. Дөнья буыннарыннан кузгалды, какшады: алдау, үтерү, хыянәт – гадәти күренешләргә әверелде. Хайруллинның Ричарды дәүләт үзләштерү идеясе белән янучы фанат түгел, ул башкалардан акыллырак һәм хәйләкәррәк булып чыга һәм аяк астында ятканны ала - шул гына. Чөнки бернинди әхлак тә, тыюлар да инде калмады, бөтен нәрсә рөхсәт ителә. Шулай булгач, нишләп әле барсын да үзләштермәскә – герцогның тол хатынын да, король таҗын да!?. Ә юлга аркылы төшкәннәрнең барысы да юк ителәчәк, хыянәткә, алдауга, онытылуга дучар булачак...  

"Трупы в постановке Зайниева заматывают в белые простыни. Так как смертей в пьесе очень много, то под финал спектакля уже спокойно реагируешь на героев, выносящих на сцену белую ткань", газета "Вечерняя Казань".
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра