Описание спектакля
Спектакльнең премьерасы 12 октябрь 2014 елда булды.
Театр репертуарында: 2014-2017.
Күптән билгеле булганча, Шекспир трагедияләре, комедия һәм хроникаларының популярлыгы безнең илдә циклик фикер сөреше һәм җәмгыятьнең торышы белән бәйле. Йә бөтен театрлар, алдан сөйләшеп куйган сыман, “Ромео һәм Джульетта”ны куярга алына, яки “Чарасына күрә чамасы”на мөрәҗәгать итә, йә бер-бер артлы “Гамлет”, «Җәйге төндә күргән төш» пьесаларын сәхнәгә куярга тотына. «Ричард III» - Шекспир пьесалары арасыннан иң кырысы һәм компромиссыздыр. Кызганычка каршы, әлеге әсәр бүгенге тарихи мизгелләргә иң якын торганы да. Бертуганнарның сугышуы, кан коешы, хыянәт, сатлыкҗанлык, хакимлекне законсыз тартып алу – болар барысы да бүгенге гасыр башы күренешләре. Сәхнәгә тормыш чынбарлыгыннан аерып куярга мөмкин булмаган пьесалар бар һәм «Ричард III» - шундыйлар исәбендә.
Яшь режиссер Илгиз Зәйниев тәҗрибәле рәссам Сергей Скоморохов һәм труппаның әйдәп баручы артистлары белән берлектә Шекспир трагедиясенең ахырзаман арты дөньясын тудыру өстендә эшләделәр. Спектакль үткәннәр турында түгел, ә киләчәктә булырга мөмкин хәлләр хакында. Иҗат төркеме билгеле тарихи бәйләнешләрдән декорация һәм костюмнар ярдәмендә махсус ераклаша, ә артистлар үткән һәм бүгенге сәясәтчеләрнең гадәтләрен кабатламый. Трагедиянең темасы бүгенге көнгә кисәтү булып яңгырый. Спектакльдә безнең заманга ишарәләгән бер генә деталь – бөтен нәрсәне фотосурәткә төшерү – ике актер канлы вакыйгаларның җансыз шахитләрен – сүзсез папарацияләрне башкаралар.
Төп рольдә – Искәндәр Хәйруллин. Аның Ричарды башка персонажлардан яхшырак та, начаррак та түгел. Дөнья буыннарыннан кузгалды, какшады: алдау, үтерү, хыянәт – гадәти күренешләргә әверелде. Хайруллинның Ричарды дәүләт үзләштерү идеясе белән янучы фанат түгел, ул башкалардан акыллырак һәм хәйләкәррәк булып чыга һәм аяк астында ятканны ала - шул гына. Чөнки бернинди әхлак тә, тыюлар да инде калмады, бөтен нәрсә рөхсәт ителә. Шулай булгач, нишләп әле барсын да үзләштермәскә – герцогның тол хатынын да, король таҗын да!?. Ә юлга аркылы төшкәннәрнең барысы да юк ителәчәк, хыянәткә, алдауга, онытылуга дучар булачак...
"Трупы в постановке Зайниева заматывают в белые простыни. Так как смертей в пьесе очень много, то под финал спектакля уже спокойно реагируешь на героев, выносящих на сцену белую ткань", газета "Вечерняя Казань".
Действующие лица
Сафин Фәнис Кәбирҗан улы
Король Эдуард IV
Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы
Эдвард, принц Уэльский
Шәйдуллин Артур Ралиф улы
Ричард, герцог Йоркский
Габдрахманов (Абрахманов) Илдус Илгизәр улы
Герцог Кларенс
Хәйруллин Искәндәр Илдар улы
Ричард - герцог Глостер, соңыннан король Ричард III
Сабирҗанов Алмаз Реваль улы
Генрих - граф Ричмонд, соңыннан король Генрих VII
Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы
Герцог Бэкингем
Закиров Илнур Ильяс улы
Граф Риверс
Гәрәев Алмаз Әлфир улы
Маркиз Дорсет
Кашапов Ирек Рәфис улы
Лорд Грей
Талипов Эмиль Мансур улы
Архиепископ
Мөхәммәтгалиев Илтөзәр Әзһәр улы
Лорд Хестингс
Вәҗиев Рамил Камил улы
Лорд Стенли
Арсланов Айрат Рифкать улы
Сэр Вильям Кейтсби
Шәмсуаров Раил Наил улы
Сэр Джеймс Блант
Әхмәдуллин Ришат Ринат улы
Сэр Вальтер Герберт
Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы
Сэр Роберт Брэкенбери
Фазылҗанов Олег Фарук улы
Лорд - Лондон мэры
Җәләлов Хәлим Бәдри улы
Беренче үтерүче
Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы
Икенче үтерүче
Хәмитова Люция Миннәхмәт кызы
Королева Елизавета
Төхвәтуллина Илсөя Җиһангир кызы
Маргарита Анжуйская
Гайнуллина Алсу Әскәр кызы
Герцогиня Йоркская
Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы
Леди Анна
Авторы
Фотогалерея