Сафин Фәнис Кәбирҗан улы
Татарстанның атказанган артисты - 2014
Сафин Фәнис Кәбирҗан улы 1974 елның 26 апрелендә Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туа. 1996 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер университет) тәмамлый һәм Татар академия театрында артист булып эшли башлый. Төрле характердагы рольләр башкара.
Рольләре: Тоткавыл — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Вазыйх — «Әле кичә генә яз иде» (Аманулла); Рәшит — «Килә ява, килә ява...», Роберт – «Бит» (З.Хәким); Ләбиб — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Галим — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Әмир — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Зөлфәт — «Талак, талак» (Х.Вахит); Моратай — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Кәримҗан — «Яра» (А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев); Фәндүс – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.