Описание спектакля
Спектакльнең премьерасы 2019 елның 24 декабрендә булды.
Театр репертуарында: 2019-2021.
Узган сезонда Камал театры Мансур Гыйләҗевнең «Исәнмесез?!» спектаклен тәкъдим иткән иде. Быел драматург гаилә белән карау өчен татар халык әкиятләре буенча «Таңбатыр» пьесасын иҗат итте. Хәзерге заман балаларын тапкыр тиеннәр, тырыш керпеләр, куркуын җиңгән куяннар хакындагы әкиятләр белән шаккатырып булмый. Аларны үзенчәлекле, фантазиягә бай сюжет-саспенслар җәлеп итә. Андый әсәрләрдә геройларның чиксез маҗараларын күзәтәсең, тын да алмыйча аларның язмышы өчен борчылып утырасың. “Таңбатыр” әкияте дә көтелмәгән кызыклы борылышларга бик бай. Әлбәттә, яшь режиссёр Олег Кинҗәгуловның бай фантазиясе һәм заманча сәхнә технологияләре спектакльнең тәэсирен тагын да арттыра.
«ТАҢБАТЫР»ЛАР БЕЛӘН ТУА ТАҢ. "Мәдәни җомга". Миләүшә Галиуллина.
Халыкның хыял байлыгы чиксез, шуңа күрә әкиятләребез дә бик бай эчтәлекле. Ләкин аңлашыла ки, пьеса авторына вакыйгаларны, катнашучы геройлар санын кыскартырга туры килгән. Шуңа карамастан мәгънәгә зыян килмәгән –Таңбатырпатша кызы Таңсылуны җир асты патшалыгында хуҗа булып яшәүче Дию пәриеннән коткарып, әти-әнисенә кайтара.
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА: ТАҢБАТЫР ЮГАЛГАН БАЙЛЫКНЫ ЭЗЛИ. "Ватаным Татарстан". Гөлинә Гыймадова.
Академия театры балалар өчен спектакль куярга алынган икән, димәк, җитди сәбәп бар. Балаларны фойедан ук әкият каһарманнары каршы ала һәм сәфәргә чакыра. Патша кызын эзләп, алар нәрсәгә юлыга?
Действующие лица
Сәлимов Эльвир Ринат улы
Таңбатыр
Мөдәрисова Алинә Рушат кызы
Таңсылу
Әхмәдуллин Ришат Ринат улы
Кичбатыр
Кашапов Ирек Рәфис улы
Патша
Абашева Айгөл Муса кызы
Патшабикә
Шәмсуаров Раил Наил улы
Күс-Күс
Сафин Фәнис Кәбирҗан улы
Дию пәрие
Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы
Убырлы
Шәйдуллин Артур Ралиф улы
Сукыр
Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы
Кулсыз
Авторы
Фотогалерея