Сәлимов Эльвир Ринат улы
Сәлимов Эльвир Ринат улы 1991 елның 6 февралендә Гурьевск өлкәсе Гурьев шәһәрендә туа. 2017 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.
Беренче рольләре: "Агыла да болыт агыла", Бистә халкы - "Хуҗа Насретдин", Стилист - "Ак калфагым төшердем кулдан", Мидхәт - "Әтәч менгән читәнгә", "Тормышмы бу?..", Курьер - "Дәрсе гыйбрәттер театр", Җоламан, Солдат - "Мәңгелек буран" һ.б.