Әтәч менгән читәнгә / Взлетел петух на плетень
Автор: Аяз Гыйләҗев
Спектакль 2 сәгать 20 минут бара
Спектакльнең премьерасы 2017 елның 1 декабрендә булды
24 октябрь - Равил Шәрәфиев һб.
30 сентябрь, 22 ноябрь - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һб.
Фәрит Бикчәнтәев Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәрен сәхнәләштерү турында күптәннән уйлана һәм, ниһаять, драматургның тууына туксан ел тулу аның повестка алынуына этәргеч була. “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең сәхнә тексты репетицияләр барышында туа, режиссер беренче тапкыр эшендә этюд ысулын куллана. Повестьне инсценировкага әйләндергәндә Аяз Гыйләҗевнең комментарийларының һәм тасвирлауларының акыллы, үткен теле югалуы һәм диалогларның төп мәгънәне ача алмаулары ачыклана. Шуңа күрә актерлар персона һәм персонаж арасында үзгәрүчән дистанция саклап, автор текстларын укыйлар (һәм уйныйлар).
Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, “Әтәч менгән читәнгә” спектакле татар Иван Ивановичы һәм Иван Никифоровичы - ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. “Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Һәм берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә”, - дип билгеләп үтте Нияз Игламов.
"Бикчантаев опять взял новую планку, опять, уже в который раз, отказался от найденных ранее приемов. Говоря о бытовых вещах, вознесся над бытом. Опять удивил, изумил, разбудил что-то забытое, подарил легкость и иллюзию, пусть лишь иллюзию, что все всегда будет хорошо".
Татьяна Мамаева, "Реальное время"
"Актеры не столько играют, сколько представляют своих персонажей, одновременно беря на себя роль автора-рассказчика. И надо признать: чем успешнее они справляются с этой двойственной задачей, тем фееричнее их импровизации (ну или почти импровизации). Дистанцироваться от своих героев им также помогают «старые песни о главном» – некий симбиоз дискотеки 80-х и современной ироничной поэзии (автор текстов песен – Ильтазар Мухаматгалиев), намекающей на то, как сильно мы зависим от коллективного бессознательного и как легко поддаемся искушению «быть как все» и уж, по крайней мере, не хуже своего соседа…"
Ольга Кручина, "Республика Татарстан"
Появление масштабного и безмятежного спектакля на таком фоне — традиционное подтверждение аксиомы, согласно которой светлые спектакли рождаются в темные времена. В этом контексте театр им. Камала становится едва ли не бастионом татарской культуры и татарского языка, а предъявленная премьерой арьергардная эстетика и ретроградный взгляд кажутся закономерным следствием охранительной позиции.
Алексей Киселев, «БИЗНЕС Online»
"Авыр чакта халык аксакал сүзен тыңлаган. Бу гомер-гомергә шулай булган. Шуңа күрә тел, мәдәнияткә куркыныч янаган заманда театрның аксакал әсәренә мөрәҗәгать итүе табигый һәм көтелгән гамәл булды. Шулай итеп, режиссер Фәрит Бикчәнтәев ярдәме белән Г.Камал исемендәге академия театрының биек читәненә әтәч сикереп менде. Аңа җиһанны уятып кычкырырга ирек бирерләрме, әллә таш атып куып төшерерләрме?".
Гөлинә Гыймадова, "Ватаным Татарстан"
"Нәкыя Гыйләҗева спектакльне бик ошатканлыгын әйтте: “Аязның иҗатын ярата торган режиссер Фәрит Бикчәнтәевкә мең-мең рәхмәтләр яусын. Аязның прозасын да ничек куя алды! – дип соклана ул".
Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ"