Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы

Татарстанның атказанган артисты - 2013




Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы 1972 елның 1 декабрендә Татарстанның Лаеш районы Имәнкискә авылында туа. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзер университет) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Студент елларында ук Камал театры сәхнәсендә барган спектакльләрдә күмәк күренешләрдә катнаша. Төрле пландагы тормышчан образлар иҗат итә.

Рольләре: Исфан — «Җанкисәккәем», Сәет — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин); Әмир — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт); Федерико — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Хәбибрахман — «Беренче театр» (Г.Камал); Фирдәвес — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Әмәкәй — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Гыйлем — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Байтирәк — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Шамраев — «Акчарлак», Кулыгин — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!