Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Санаулы кичләр / Пять вечеров

Автор: Александр Володин

16+
Спектакль 2 сәгать 30 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2019 елның 7 ноябрендә булды.

«Бу тарих Ленинградта, шәһәр урамнарының берсендә, шул урамның бер йортында булды. Ул әлеге биш кичтән бик күпкә алданрак башланган иде һәм тиз генә тәмамланмас та. Кыш, кичләрен кар ишелә. Ул күңелләрдә мәктәп каникулларын, ишек төбендәге очрашуларны, үткән кышларны яңарта»...

Драматург Александр Володин үзенең иң танылган пьесасын әнә шулай башлый. Әлеге вакыйга 50нче елларның икенче яртысында була, - дип тә өстәргә мөмкин. Пьеса сугыш һәм блокада, репрессия турындагы яралы истәлекләр белән сугарылган, ул яралар төп геройны да читләтеп үтми. “Сугышка кадәр монда минем беренче мәхәббәтем яши иде”, - ди беренче сәхнәдә Ильин. “Сугыш кына була күрмәсен”, - дип тәкрарлый финалда Тамара. Әлеге конкрет тарихи вакыйгага бәйлелек XXI гасырның яшь режиссерларын куркытырга, аптырашта калдырырга тиештер кебек. Тик режиссер Айдар Җаббаров башкача уйлый. Аның өчен бу вакыйга аерым чорга бәйләнмәгән, ул - үзен көтүче Хатын-кыз янына кайткан Ир-ат хакында. Ничек монда Одиссей һәм Пенелопаны искә алмаска мөмкин? Шулай итеп әлеге гади сюжет метафорикка әверелә, ә геройлар – архетипларга. Нәкъ менә шундый караш заман тамашачысын җәлеп итәр дип уйлый режиссер. Чөнки бу вакыйга Ленинградта булмаган, Санкт-Петербургта да түгел, ә дөньяның теләсә кайсы почмагында, бәлки монда һәм хәзердер...





Бер, ике, өч, дүрт, биш... Кичләр кайчан санаулы була соң? Кадерле мизгелләрне бармак белән генә санап булганда. Хисләр буранында адашып калу, аерылышу, чикләрне саклап калып, хисләрне күңелнең түрендә яшерергә күнегү... Моны Г. Камал театрындагы “Санаулы кичләр” премьерасында күреп булды. "Ялкын".

«Ялгыз хатынның чынга ашкан хыялы». Шушы көннәрдә Гөлфия туташ белән «Санаулы кичләр» спектален карадык. Миңа иң ошаганы декорацияләрдәге тулган ай булды. Бөтен кешенең күңелендә дә бардыр ул тулган айда моңлану хисе. Бөтен дөньяңны онытып уйландырырлык хис. Айгөл Шайхлисламовна.

Айдар Җаббаров искиткеч шәп спектакль куйган Камал театрында. Супер, ураган. Александр Володинның "Пять вечеров" әсәре буенча. "Санаулы кичләр". Бер генә кимчелеген дә күрмим. Искиткеч. Бик шәп спектакль. 
Халыкның күз яшен агызып сугыштан соңгы ялгызлык фаҗигасен күрсәткән булса, булдырган бу режиссер дияр идең. Көлдереп тә шуны сурәтли алган өчен супер булдырган диясе килә. Сугыш фаҗигасе турында гына түгел ул. Бу ялгызлык турында. 

Премьера белән кадерлеләрем!Камаллыларым!Лиция, Минвәли, Искәндәр, Алсу, Гөлчәчәк, Алмаз.
Кайвакыт тормышыбызда ниндидер нәтиҗә ясарга вакыт җитә...Йә син ниндидер үзгәрешләрдән куркып,бәхетсез тормышыңа күнегеп,шул ук юлдан атлыйсың...Йә ......Мәхәббәт һәрвакыт җиңәргә тиеш,әгәрдә ул Чын булса...!!! Айгөл Бариева.

Спектакль тормыш, буталган (бәлки адашкан) язмышлар, үткән-бүгенге турында. Гомумән, һәр әсәрне һәрбер кеше үзенчә кабул итә, үзенә бертөрле мәгънә ала. Шуның өчен карарга киңәш итәм. Куелышы, декорацияләр - шәп. Зур ай - шушы кичләрдә булганнарның шаһите дә, аның янында бөтерелеп йөрүче ялгыз Йолдызның (Тамараның) дусты да кебек. 
Рәхмәт, Камал театры! 


Ближайшие даты исполнения
28
апреля
Якшәмбе
18:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
24
мая
Җомга
19:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!