Вәҗиева (Каюмова) Алсу Салихҗан кызы
Татарстанның атказанган артисты - 2015 ел.
Вәҗиева (Каюмова) Алсу Салихҗан кызы 1978 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. 2000 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер университет) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Аның сәхнә образлары ихлас хисле, табигый.
Рольләре: Анна — «Урланган мәхәббәт» (И.Франко); Кызбикә — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Асия — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Гөлшат — «Шулай булды шул» (Т.Миңнуллин); Мөршидә — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Миләүшә — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Сонэ — «Ханума» (А.Цагарели); Зөлсәгыйдә — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Ольга — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.