Пришлый / Килмешәк
До начала осталось:
Пришлый / Килмешәк
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Бармы ришвәттән дәва?.. / Чудо-таблетка

Автор: Зөлфәт Хәким

12+
Сатирик комедия 2 пәрдәдә.
Спектакль 2 сәгать 50 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2016 елның 7 ноябрендә булды.
Театр репертуарында: 2016-2018.


 Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...

"Режиссер бу әсәргә актерлар белән яңа формада эшләргә мөмкинлек би­рүе­нә кызыккан. Чыннан да, актерлар биредә эчке киче­решләрдән бигрәк, физик яктан зур көч түккәннәр".
Гулина Гимадова, газета "Ватаным Татарстан".

"Бармы ришвәттән дәва?.." – Зөлфәт Хәкимнең җәмгыятьнең көн кадагына суга торган проблемаларын яктырткан чираттагы әсәре. Театр артистлары әйтүенә караганда, бу пьеса театрга биш еллар чамасы элек үк тәкъдим ителгән булган һәм ул бераз йомшартыбрак куелган".
Рузилә Мөхәммәтова, ИА "Татар-информ".

"Натуральный цирк. Все действие происходит в двух точках – в кабинете главы с пышными шторами (форменный театр) и у дома Гарипова с бутафорским деревом, словно с детского утренника. Все ненастоящее – коттедж и авто крошечные, собака в клетке у прокурора игрушечная. Никому нельзя верить. Боролся ли Сайфи с коррупцией или хотел набить себе цену? Так что браво режиссеру".
Радиф Кашапов, журнал "Собака".

Иң элек спектакльнең татар сәхнәсендә сирәк күренә торган сатирик комедия икәнлеген әйтеп китү кирәктер. Грим, киемнәр, артистларның уйнавы без күреп гадәтләнгән түгел. Режиссер спектакльнең беренче күренешеннән үк безне цирк аренасына алып килә дә, ул арада тамаша район башлыгы кабинетында дәвам итә. 
Люция Хәбибуллина, "Шәһри Казан".

Спектакль тамаша кылу өчен искиткеч тә җиңел. Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Фәридә Сафина, Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова, Минвәли Габдуллин кебек артистлар – сәхнә сөючеләр өчен яңа шәхес түгел. Ләкин әлеге премьерада аларның һәммәсе үз уеннары белән яңа ачыш шикелле шаккатырды.
Вахит Имамов, "Мәдәни җомга"

«Как определить ту грань, что отделяет взяточничество и кумовство от проявлений человеческой взаимовыручки, коллективного сознания?» — такова одна из дилемм, которую решают герои спектакля «Чудо-таблетка».
Айгуль Габаши, «БИЗНЕС Online».

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!