Әбүбәкеров Фуат Хәмит улы
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1986, Татарстанның халык артисты
Киңәшче, музыкант, дирижер, композитор. 1944 елның 2 ноябрендә Наманган шәһәрендә туа (Үзбәкстан). Казан консерваториясен тәмамлый. 1969 елдан Татар Академия театрында оркестрда эшли башлый, 1973 елдан — музыка бүлеге мөдире, дирижер.
Спектакльләргә музыка яза: «Күрәзәче», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким), «Асылъяр» (М.Фәйзи), «Мирас» (Г.Каюмов), «Илгизәр+Вера», «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин), «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев), «Качаклар», «Портфельле кияү» (Н.Исәнбәт), «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо), «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.
Пресса:
Спектакльгә җан өрүче.
"Сәхнә" журналы. Миләүшә Галиуллина. 11.11.2014 ел.
Видео:
Фуат Әбүбәкеров 70 яшьлек юбилеен билгеләде.
"Азатлык". 18.12.2014 ел.