Описание спектакля
Спектакль 2 сәгать 50 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2009 елның 14 февралендә булды.
Театр репертуарында: 2009-2011.
Татар театры Максим Горький драматургиясенә беренче тапкыр 1917 елда мөрәҗәгать итте. "Сәйяр" труппасы Октябрь революциясе алдыннан Габдулла Кариев җитәкчелегендәге "Мещаннар" пьесасын сәхнәләштерә. Моннан соң совет хакимияте елларында Горький әсәрләре театр репертуарында зур урын алып торалар. Аның күп кенә пьесалары сәхнә классикасына әйләнеп, бу спектакльләрдә К.Тинчурин, М.Мутин, Х.Уразиков, Х.Әбҗәлилов, Р.Таҗетдинов һәм татар театрның әйдәп баручы башка сәхнә осталары үзләренең актерлык осталыкларын үстерәләр. Үзгәртеп кору елларында Горький иҗатына карата оештырылган ялган пропаганда аркасында театр аның иҗатына бөтенләй суынып тора. Бүгенге спектакль бөек драматург (хәзер моны һич икеләнүсез әйтергә була) иҗатына яңа гасырда беренче мөрәҗәгать итү.
Совет заманында "Мещаннар" спектаклен куйганда кече Бессеменов һәм пролетарий Нилның мөнәсәбәтләрендә чагылган социаль темага мөрәҗәгать итү традициягә әйләнгән иде. Ә режиссер Рәшит Заһидуллин, барыннан да элек Бессеменовның балаларына карата булган чиксез мәхәббәтенә басым ясап, спектакльнең концепциясеннән социаль проблематиканы төшереп калдыра. Кайвакыт ата мәхәббәте аек акылга каршы килә торган гарип формада да булырга мөмкин, ләкин ул һәрвакыт эчкерсез һәм ихлас. Режиссер традицион гаилә кыйммәтләренә өстенлек куеп әсәрне мелодрама итеп сәхнәләштерә.
Действующие лица
Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы
Бессеменов Василий Васильевич
Әкбәрова Фирая Барый кызы
Акулина Ивановна
Габдрахманов (Абрахманов) Илдус Илгизәр улы
Петр
Төхвәтуллина Илсөя Җиһангир кызы
Татьяна
Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы
Нил
Баһманов Ирек Вәли улы
Перчихин
Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы
Поля
Хәмитова Люция Миннәхмәт кызы
Кривцова Елена Николаевна
Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы
Тетерев
Авторы
Фотогалерея