Төхвәтуллина Илсөя Җиһангир кызы
Татарстанның атказанган артисты — 2003, Татарстанның халык артисты - 2016
Төхфәтуллина Илсөя Җиһангир кызы 1967 елның 10 сентябрендә Татарстанның Апас районы Дәвеш авылында туа. 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә. Драматик хисле, лирик пландагы актриса.
Рольләре: Мөдир — «Җәһәннәм биюе» (К.Хоинский); Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт); Зәйтүнә — «Һинд кызы» (Г.Каюм); Уринә — «Гөргөри кияүләре», Нурсия — «Эзләдем, бәгърем, сине», Гөлчирә - «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Галиябану — «Галиябану» (М.Фәйзи); Зәйнәп — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...», Су анасы — «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким); Миләүшә — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Фәүзия — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Дилфүзә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла), Гөләндәм – «Талак, талак!..» (Х.Вахит) һ.б.