Әминова Сәлимә Салават кызы
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 2007
Әминова Сәлимә Салават кызы балетмейстер. 1969 елның 19 сентябрендә Уфада туа. 1993 елда Казан сәнгать институтының хореография факультетын тәмамлаган. 1992 елдан Татар Академия театрында балетмейстер булып эшли.
Спектакльләргә бию күренешләре куйды: «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); «Шәҗәрә», «Гөргөри кияүләре», «Хушыгыз!» (Т.Миңнулллин); «Баскетболист», «Казан егетләре» (А.Гыйләҗев); «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); «Җан Баевич» (Г.Исхакый); “Ханума” (А.Цагарели) һ.б. Шулай ук, аерым концерт номерлары да куя.