Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
ПРЕМЬЕРА!

Рәшә / Марево

Автор: Әмирхан Еники

16+

Спектакльнең премьерасы 2022 елның 23 декабрендә булды
Спектакль 3 сәгать 30 минут бара

Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте 1962 елда язылган. Татар әдәбияты классикасының иң танылган һәм катлаулы әсәрләре рәтенә кергән әлеге повесть заманында темалар яңалыгы, кешенең эчке дөньясын тирән һәм нечкә итеп сурәтләве белән укучыларда зур кызыксыну уята.

Әсәр 1943-1945 елларны үз эченә ала. Вакыйгалар барган урын — Казан шәһәре - Татар АССР башкаласы. Ир-ат һәм хатын-кыз. Ир эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы, ә гүзәл зат шәһәр филармониясе солисткасы. Сәүдә хезмәткәре һәм артист. Алар кышкы салкын көндә очраклы рәвештә тимер юл вокзалында очрашалар. Эшлекле ирнең сәүдә нокталары ревизиясе белән республика авылларының берсенә барышы була. Чибәр туташ та концерт бригадасы составында шул ук авылга ашыга. Кыз шунда ук ирнең игътибарын туры, кыю карашы һәм йомшак елмаю белән җәлеп итә. Ә ир исә, элекке яхшы танышы сыман кызда ышаныч уята...

Г.Камал театры сәхнәсендә Әмирхан Еникинең әсәрләре моңа кадәр беркайчан да куелмаган. Проза әсәрләрен үзенчәлекле итеп сәхнәгә куюы белән танылган режиссер ярты гасыр элек язылган әсәр аша бүгенге тамашачылар өчен дә якын һәм актуаль темаларны яктыртачак.


Повесть вызвала жаркие споры, в первую очередь — о том, кто такой этот Зуфар Сабитов, главный герой повести? Обвиняли, что Еники идеализирует героя, не дает ему четкую отрицательную оценку. Радиф Кашапов. "Реальное время".

Бар да Айдарча – бер спектакльгә авторның берничә әсәрен, оста гына итеп, ул гына шулай урнаштырып куя ала. «Рәшә»гә Әмирхан Еникиның ике әсәрен керткән. Спектакль Әмирхан Еникиның «Бер генә сәгатькә» хикәясе (1944 елда язылган) буенча куелган спектакль белән башланып китә. Рүзилә Мөмәммәтова. "Интертат".

Спектакльнең төп декорациясе – зур-зур тимер складлар. Гади генә шул складлар вакыйганың бөтен фаҗигасен күрсәтә дә инде. Чөнки спектакль геройлары һәрвакыт шулар арасында: мөһим эшләр, карарлар хәл итәләр, урлашалар, елыйлар…Ләйсән Сафина. "Ватаным Татарстан".


Ближайшие даты исполнения
31
января
Сишәмбе
19:00
25
февраля
Шимбә
18:00
29
марта
Чәршәмбе
19:00
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!