Сабирҗанов Алмаз Реваль улы
Татарстанның атказанган артисты - 2016
Сабирҗанов Алмаз Реваль улы 1983 елның 14 декабрендә Татарстанның Чистай районы Елтан авылында туа. 2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлагач, Уфа дәүләт Татар «Нур» театрында эшли башлый. 2006 елдан Татар академия театрында. Студент чагында ук Камал театры спектакльләрендә катнаша.
Рольләре: Миргаян - «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Әкми – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Шамил - «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков); Рәшит - «Мин ышанам сиңа» (Л.Айтуганов) һ.б.