Описание спектакля
Спектакльнең премьерасы 2021 елның 4 ноябрендә булды.
Репертуарда: 2021 - 2024
Юл – ул универсаль метафора. Юл – кеше гомере, аның туганнан алып бакыйлыкка кадәр үткән юлы. Ул максатларга ирешү теләге дә, каршылыкларны җиңү дә. Билгесезлектән курку һәм туктаусыз алга омтылыш. Аерылышу һәм кайту символы...
А.Шакиров пьесасы буенча куелган спектакльдә юл – җитмеш яшьлек карт Сәфәргалинең татар авылы Черкиледән башкорт Актауына кадәрге маҗаралы СӘФӘРЕ һәм шул ук вакытта, озак көтелгән, газаплар һәм тәүбә итүләр аша үз-үзенә кайту юлы да. Әлеге юлны пьесадагы һәр геройга үтәргә туры килә.
Авторның бер генә персонажы да уйлап чыгарылмаган. Ул алар белән үзенең журналистик эшчәнлеге вакытында танышкан. Арада төрлесе бар, тик, нигездә, барысы да яхшы күңеллеләр. Сәфәргали үз юлында очраткан вакыйгалар да бик тормышчан һәм нечкә юмор белән сугарылган.
Абсурдлы, лирик, иронияле караш, кайвакыт үз-үзебезгә пародия – болар барысы да тамашачыга үз-үзләрен танырга, геройлар белән бергә, алар өчен борчылып, шик һәм ачышлар белән тулы юлны үтәргә ярдәм итә.
В главном национальном театре республики прошли показы спектакля «Сәфәр» («Дорога») — первой премьеры сезона на большой сцене, которая традиционно приурочена к 7 ноября, дню рождения Марселя Салимжанова."Бизнес Online". Айрат Нигматуллин.Действующие лица
Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы
Сәфәргали
Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы
Кафия
Вәҗиева (Каюмова) Алсу Салихҗан кызы
Мәдхия
Сафин Фәнис Кәбирҗан улы
Рубис
Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы
Вәдүт
Фазылҗанов Олег Фарук улы
Вәдүт
Сабирҗанов Алмаз Реваль улы
Фәргать
Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы
Муллагали
Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы
Шакир
Мотыйгуллина Рузия Һидиятулла кызы
Асия
Закиров Илнур Ильяс улы
Азат
Шәйдуллин Артур Ралиф улы
Айдар
Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы
Гөлинә
Миңнуллина Айгөл Альберт кызы
Тележурналист кыз
Галимов Рәдиф Рафил улы
Камил
Нуртдинов Зөфәр Рамил улы
Кәрим
Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы
Азат
Кашапов Ирек Рәфис улы
Оператор
Авторы
Фотогалерея