Фазылҗанов Олег Фарук улы
Татарстанның атказанган артисты - 2010
Татарстанның халык артисты - 2023
Фазылҗанов Олег Фарук улы 1968 елның 10 мартында Татарстанның Балык бистәсе районы Казак Чаллысы авылында туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. 1990 елдан Түбән Кама шәһәренең Нефтехим берләшмәсе каршындагы театр студиясендә, 1996 елдан Халык иҗат йортында артист-вокалист булып эшли. 2003 елдан Түбән Кама драма театрында, 2004 елның августыннан Татар академия театрында артист.
Камал театры сәхнәсендә уйнаган беренче рольләре: Зариф — «Телсез күке» (З.Хәким); Мирсәет — «Талак, талак» (Х.Вахит); Әбелкарип — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Родэ — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.