Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты — 1974, 1988, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 1998
Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы 1940 елның 22 февралендә Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Танылган, киң диапазонлы, көчле драматик артист. Ул уйнаган төрле характердагы төп геройлар барысы да диярлек фикер ияләре. Эчке дәртен тиешле бәйдә тоткан хәлдә, артист аларның кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән төгәл итеп тамашачыга җиткерә.
Рольләре: Рамай — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт); Ринат — «Кайда соң син?», Зөфәр — «Соңгы хат» (X.Вахит); Кариб — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин); Анджело — «Чамасына күрә чарасы» (В.Шекспир); Айдын — «Айдын» (Җ.Җаббарлы); Дятлов — «Баһадирлар» (Н.Погодин); Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин); Таланов — «Ябырылу» (Л.Леонов); Гариф — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев); Саматов — «Чикләвек төше» (Г.Ахунов); Василий — «Әгәр ташлап китсәң» (М.Сторожева); Большов — «Агай-эне ак мыек», Паратов — «Бирнәсез кыз» (А.Островский); Наил — «Синең урыныңа кайттым» (Р.Хәмид); Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Саттар — «Монда тудык, монда үстек», Гайнулла — «Дуслар җыелган җирдә», Галимулла — «Хушыгыз!», Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера», Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин); Бостан — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов); Аксак — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Фатих бай — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Туктамыш хан — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Богатырев — «Бер төн» (Б.Горбатов); Әлмөхәммәт — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Хәнәви — «Күрәзәче» (З.Хәким); Мөхәммәт — «Яра» (А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев), Зариф — «Телсез күке» (З.Хәким); Солтан Кадерхөрмәтов – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.






