Описание спектакля
Спектакльнең премьерасы 2010 елның 16 декабрендә була.
Спектакль театр репертуарында барды: 2010 - 2023
Кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышның бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, шул исәптән Илгиз Зәйниевнең яңа пьесасының төшенкелеккә бирелмәс геройлары да, башкача уйлыйлар... Яшь чикләүләренә буйсынып үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелдә әле мәхәббәт өчен дә урын табу - менә ичмасам бу тормыш. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргә җыену ыгы-зыгысы белән башланып китә...
Действующие лица
Гәрәева Наилә Хәким кызы
Хәлимә Әмировна
Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы
Әнәс Әдрәсович
Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы
Фуат Дамирович
Шәрәфиев Равил Шиһап улы
Әнсәр
Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы
Җәүдәт
Шакирова Венера (Афият) Мансур кызы
Жизель
Шәйдуллин Артур Ралиф улы
Ален
Гюльвердиева Гүзәл Агагардаш кызы
Алия
Әбүбәкеров Фуат Хәмит улы
Скрипкачы
Фотогалерея