Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы баш режиссер

Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе — 2010, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1996, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - 1998, "Алтын битлек" театраль премиясе номинанты (2013, 2017), Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты (2017).




Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, педагог. 1962 елның 21 маенда Казан шәһәрендә Г.Камал театры артистлары Н.Гәрәева һәм Р.Бикчәнтәев гаиләсендә туа. 1983 елда Казан театр училищесын (М.Сәлимҗанов курсы), 1991 елда Мәскәүдә Театр институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын тәмамлый.

Казан театр училищесында укыган вакытта һәм тәмамлагач Татар академия театрында артист булып эшли. Рольләре: Нәмыйк — «Шәһәрдә җәй көннәре» (Анар), Алмазбулат — «Алмазбулат» (Ю.Сафиуллин), Леандро — «Болан-Патша» (К.Гоцци), Наил — «Туй алдыннан» (Х.Вахит), Гөлүс — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И.Юзеев), Шәрәф — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Идел — «Зифа» (Н.Исәнбәт).

ГИТИСта укыганда 1989 елның октябрендә Академия театрына режиссер итеп алына.

2002 елның 27 мартыннан Г.Камал театрының сәнгать җитәкчесе булган Марсель Сәлимҗанов вафатыннан соң бу вазифа Фәрит Бикчәнтәевкә күчте (16.05.2002).

Ф.Бикчәнтәев куйган спектакльләр: «Бичура», «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир), «Асылъяр» (М.Фәйзи), «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), «Хушыгыз!», «Җанкисәккәем», «Шулай булды шул», «Шәҗәрә», «Галиябану сылуым-иркәм» (Т.Миңнуллин), «Карак» (З.Хәким), «Биюче» (Лопе де Вега), «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт), «Кара чикмән» (Г.Хугаев), «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин), «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.

17 ел эшләү дәверендә Ф.Бикчәнтәев 30дан артык спектакль куйды. Алар жанрлары, куелышлары, авторлары һәм стилистика буенча бер-берсеннән бик нык аерылалар. Бикчәнтәев режиссурасына алымнарның, сәнгать чараларының күптөрлелеге һәм һәр пьесаның үз ачкычын табарга омтылу хас.

Режиссер иҗатының лиризмын ача торган «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин) спектакле иң беренче чиратта үтә нечкә психологиягә корылуы, бербөтен сәхнә әсәре булуы, артистларның искиткеч уены һәм үзенең төгәллеге белән тамашачыны әсир итә. 1998 елда Ф.Бикчәнтәев бу спектакль өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Уфа «Нур» татар театрында заманында чын театраль вакыйгага әйләнгән күңел җылысына төрелгән, уйланырга мәҗбүр итә торган «Көз» спектакле (Г.Исхакый, инсценировка авторы — И.Мөхәммәтгалиев) режиссерның иҗади индивидуаль йөзе дияргә була. Нечкә, шигъри хисле сәхнә әсәрләре тудыру белән беррәттән, Ф.Бикчәнтәев башка формалар, төрле сәхнә алымнары эзли. Тирән фәлсәфәгә корылган «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт) масштаблы спектакле - әнә шундый эзләнүләр нәтиҗәсе. «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә (1998, 2002) бу ике спектакль «Иң яхшы режиссура эше өчен» номинациясендә җиңүче булды.

Шундый ук киң колачлы спектакльләр рәтенә «Телсез күке» (З.Хәким) әсәрен дә кертергә була.

Соңгы елларда Бикчәнтәев куйган иң үзенчәлекле спектакльләрнең берсе - «Кара чикмән» (Г.Хугаев, 2002). Әсәрдәге җәнлек образлары - символлар аркылы режиссер мәхәббәт һәм хыянәт, намус һәм тугрылык, бурыч һәм мәкер төшенчәләрен бик төгәл күрсәтә. Әлеге спектакль 2005 елда «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә Гран-При яулады һәм «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы ирләр ролен башкаручы», «Иң яхшы рәссам»; 2007 елда Бөтенроссия «Музыкальное сердце театра» милли театр фестивалендә «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер» һәм «Иң яхшы баш рольне башкаручы» номинацияләрендә җиңү яулады.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!