Дуслар җыелган җирдә / Чёртов тост
Автор: Туфан Миңнуллин
Спектакль 2 сәгать 15 минут бара
Татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасы геройлары Камал сәхнәсенә инде бер генә чыкмады. Драматургның әлеге пьесасын беренче тапкыр 1977 елда танылган щепкинлылар төркеме һәм труппаның иң яхшы артистлары катнашында театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов куйган иде. Икенче мәртәбә, 2008 елда, татар иҗат интеллигенциясе вәкилләренең тормышын чагылдырган бу әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның чыгарылыш курс студентлары диплом спектакле буларак сәхнәләштерде.
2024 елда, беренче куелыштан соң ярты гасырга якын вакыт узгач, пьеса геройлары - рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәгә яңадан чыгып, мәңгелек темаларга сөйләшүне дәвам итәчәк. Бу әсәрдә күтәрелгән сораулар беркайчан да актуальлеген югалтмаячак: нәрсә ул чын сәнгать, чын мәгънәсендә дөньяга танылу нәрсә, иҗатта ничек ихласлыкны саклап калырга, ничек үз-үзеңне югалтмаска... Театр аларга җавап эзләргә тырышачак.
Фәрит Бикчәнтәев: 1993 елда мин Туфан Миңнуллин пьесасы буенча "Хушыгыз" спектаклен куйдым. Бу безнең режиссер һәм драматург буларак беренче очрашуыбыз булды. Аннары "Җанкисәккәем" «Шәҗәрә», «Шулай булды шул», «Сылуым-иркәм», «Дивана», «Диләфрүз-Remake», «Мулла» спектакльләрен чыгардык. Студентлар белән без һәр курста диярлек аның пьесаларыннан өзекләр һәм диплом спектакльләре уйнадык.
«Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә» һәм "Хушыгыз" трилогиясен, шул буынның тирән фикерләрен, кичерешләрен хәтердә яңартып, яңадан кую теләге күптән туган иде. Ләкин уйлый торгач "Хушыгыз" пьесасына кире әйләнеп кайта алмаячагымны аңладым. Шуңа, өч пьесаны берләштерү идеясе туды. Моның өчен һәр артист үзенең героена зур булмаган монолог уйлап чыгарды. Ул монологларда трилогиядәге барлык вакыйгалар чагыла һәм пьесадагы текстлар яңгырый. Бу безнең өчен бик мөһим эксперимент булды.
Минем өчен әлеге трилогия Туфан Миңнуллин драматургиясенең иң көчле әсерләреннәң. Сүз дә юк, «Әлдермештән Әлмәндәр» бар. Ул безнең театр тарихында да, гомумән татар халкы тарихында да аерым урынны биләп торучы пьеса һәм спектакль. Әлеге пьесаларда ул кадерле фикерләрен иҗади һәм тирән итеп җиткерә ала.
Без Туфан Миңнуллинны бик юксынабыз. Бу спектакльне аның истәлегенә багышлыйсыбыз килә. Сәхнәдә аның таланты, зур фикерләре һәм хисләре белән очрашу безгә шул буынның һөнәргә, сәнгатькә карата булган югары планкасын тотарга ярдәм итә…