Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Бариев Радик Зөфәр улы

Татарстанның атказанган артисты — 2007
Татарстанның халык артисты - 2017
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - 2019



Бариев Радик Зөфәр улы 1970 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзер университет) тәмамлап, Татар академия театрында эшли башлый. Студент елларында Камал театры спектакльләренең күмәк сәхнә күренешләрендә катнаша. Ул төрле жанрдагы, төрле холыктагы кызыклы образлары һәм сәхнә хәрәкәтләренең пластикасы белән аерылып тора.

Рольләре: Абрам, Паж — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир); Вандалино — «Биюче» (Лопе де Вега); Поль — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Шурик — «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин); Чал карт, Дәрвиш — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт); Хан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Җирән — «Мәхәббәт хатирәсе» (Ф.Бүләков); Фирдәвес — «Казан егетләре», Фәридун — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Роберто — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Көтүче — «Кара чикмән» (Г.Хугаев); Ильяс — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Котэ — «Ханума» (А.Цагарели); Әмирхан — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Рассуханов — «Телсез күке» (З.Хәким); Дорн — «Акчарлак», Соленый — «Өч сеңел» (А.Чехов); Ринат – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков) һ.б.

ПРЕССА

Сугыш вакытында күченеп китеп, чит җирдә төпләнгән татарның сагышлы язмышы… Мәгариф. 17.10.2017 ел.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!