Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
ПРЕМЬЕРА!

Көзге кайтаваз / Осенний отголосок

Автор: Рөстәм Галиуллин

12+

Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2023 елның 21 апрелендә булды.

Яшәгән ди, булган ди профессор. Аның хатыны (сүз уңаеннан, ул да профессор), ике улы булган - алар да профессор була алган булыр иде, тик...
Барыннан да ныграк профессор хатынын яраткан һәм татар филологиясенә тугры булган. Көннәрдән бер көнне профессорның ишеген чын фаҗига шакый. Ул фаҗига гаилә җәмгыяте күзлегендә идеаль кеше, идеаль ир һәм әти образын чәл-пәрәмә китерә. Рухи һәйкәл ишелә, кан басымы күтәрелә. Бу хәлләр, гонаһ шомлыгына каршы, юбилей алдыннан ук була!.. Тик комедия комедия инде, кагыйдә буларак, анда яшерен хакыйкатьләр күп. Геройлар да театраль иронияләр, кыю үзгәрешләр һәм каршылыклар аша камиллеккә омтыла.


Бу яңа әсәр үзенең эченә барысын да алган. Бер карасаң, ул комик та, сатирик та, әдәби-музыкаль да, ә иң мөһиме — актуаль проблемаларны, иң элек татар телен, татар милләтен, аның гореф-гадәтләрен саклау, гаиладә ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр белән бәйле проблемаларны күтәргән катлаулы әсәр. Зөһрә Гарифуллина

Искиткеч спектакль!!! Фәрит Бикчәнтәевнең Рөстәм Галиуллин белән иҗади тандемы озын гомерле булсын!!! Артистларга аерым рәхмәтемне белдерәсем килә... Һәрбер характер комедиядә үзенчә уйланган, бер берсен кабатламый.... Татар халкына шундый матур көзге бүләк иттегез!!! Афәрин!!! Бәйрәм белән! Татар халкын яратып эшләнгән спектакль!!! Миләүшә Хәбетдинова.

Башкаларны хаталарда гаепләү җиңел. Телевизордан русча мультфильмнар күрсәтәләр, әби-бабай татарча өйрәтмәде, мәктәптә рус сыйныфына эләктек - кем ничек булдыра ала, шулай аклана. Бала туган телне белмәүдә төп гаеп - ата-анада. Бала өчен әти-әни җаваплы. Без бу хакта оныта башладык бугай. “Көзге кайтаваз” - кемнән көләсез, үзегездән көләсез дигән фикер калдырды. Илгизә Галиуллина. Шәһри Казан.

Пьесадагы һәр образга мәгънә салынган. Бераз күпертелгән булса да, без бүгенге тормышта очрый торган таныш типларны күрәбез. Оныкларына тел өйрәтә алмаган татар зыялылары, баласын кирәгеннән артык кайгыртучы әни, гаджеттан аерыла алмаган бала – барысы да безнең бүгенге тормыштан алынган. Әмма геройлар кыю үзгәрешләр һәм каршылыклар аша камиллеккә омтыла, кылган хаталарын төзәтергә тырыша. Ватаным Татарстан. Ләйсән Сафина.



Ближайшие даты исполнения
08
мая
Чәршәмбе
19:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
13
июня
Пәнҗешәмбе
19:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
28
июня
Җомга
19:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
10
июля
Чәршәмбе
19:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!