Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Гәрәев Алмаз Әлфир улы

Татарстанның атказанган артисты - 2021




Гәрәев Алмаз Әлфир улы 1987 елның 16 сентябрендә Татарстанның Тукай районы Мусабай авылында туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Төрле характердагы образлар иҗат итүче киң диапазонлы артист. 2014 елны ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.  

Рольләре: Җаграп – “Гөргөри кияүләре”,  Рәфис – “Дуслар җыелган җирдә”, Шәкүр – “Диләфрүз - Remake”,  Эльбрус – “Мулла” (Т.Миңнуллин); Рудольф –  “Бәби”, Илдус – “Мәхәббәт FM” (И.Зәйниев); Славик – “Зөбәйдә адәм баласы” (Ш.Хөсәенов); Валер – “Тартюф” (Ж.-Б.Мольер); Поццо – “Годо” (С.Беккет); Дус кызының ире – “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе); Исмәгыйль – “Галиябану” (М.Фәйзи); Раян – “Хафалы биюләр” (С.Юзеев); Нияз – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин) һ.б. 




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!