Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Сагынырсызмы? / На закате

Автор: Артур Шәйдулла

16+
Заманча гыйбрәтле хикәя
Спектакльнең премьерасы 2020 елның 6 ноябрендә булды. 
Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.


«Бүгенгене - бүген белергә, аңларга кирәк. Шуңа да, театр заман пьесаларыннан башка яши алмый», - дия иде атаклы режиссер Марсель Сәлимҗанов. Аның туган көненә, традиция буенча, театр һәр елның 7 ноябрендә премьера багышлый. 

Әлеге язылмаган кагыйдәне һәм яңа сюжетларга, заманча конфликтларга, актуаль темаларга, безнең заман геройларына ихтыяҗны истә тотып, Камал театры егерме елга якын «Яңа татар пьесасы» милли драматургия бәйгесе үткәрә һәм яңадан-яңа әсәрләрне сәхнәгә куя. «Сагынырсызмы?..» пьесасы 2019 елда әлеге бәйгедә җиңү яулады һәм шундук театр репертуары планына кертелде. Ул спектакль авторларын яңалыгы белән (гәрчә, текстта әдәби реминисценцияләр аз булмаса да), ихласлыгы, күпмәгънәлелеге белән җәлеп итте.

Заман тамашачысын шаккаттыру кыен. Кино һәм телевидениедә көн дә күпме жанрлар тәкъдим ителә: традицион драма, комедия, мелодрамадан тыш, катастрофа, фентези, реалити һ.б. «Ә театрда нәрсә?» - диярсез. Ә Камал театрында - заманча гыйбрәтле хикәя! 

Вакыйга коточкыч давыл вакытында бара. Иске автовокзал бинасына халык җыелган: яше дә, карты да, хатыннар да, ирләр дә, балалар да. Депутат, җинаятьче, пенсионер, эксклюзив товарлар дистрибьюторы... Алар барысы да бу сәер урыннан тизрәк китеп котылырга телиләр: кемнеңдер иртәгә мөһим очрашуга барасы бар, кемнеңдер самолетка билеты «яна», кемдер инде бер минут та көтә алмый - өенә кайтырга ашыга. Тик элемтә юк, рейслар туктаган, таксистлар таралган, давыл агачларны тамырлары белән йолкып ата... Юлчыларга, үзләренең хәлләре белән килешеп, язмышларын хәл итәчәк автобусны көтәргә генә кала.

Заманча гыйбрәтле хикәя тамашачыга һәрвакыт актуаль темаларга: мәхәббәт һәм нәфрәт, бурыч һәм намуссызлык, җинаять һәм җәза, иман һәм динсезлек, ялгышу һәм үз-үзеңне табу, мәңгелек кыйммәтләр, кешенең күптән онытылган бөек талантлары хакында уйланырга тәкъдим итә.

Проект реализован с использованием гранта, предоставленного ООГО «Российский фонд культуры».


"Мистическая притча Шайдуллы, безусловно, должна быть близка Бикчантаеву. В ней есть немало чеховской внезапной откровенности (а потому кажется, что с этого же вокзала в Москву так и не отправились бы и три сестры), ее основа — вера в потусторонние миры (а ведь первой постановкой молодого режиссера в родном театре была «Бичура» Мансура Гилязова). Самому автору, кажется, очень близок Булгаков с его чертовщиной".
Радиф Кашапов, "Реальное время"

"В Камаловском театре сыграли новый спектакль «На закате» по пьесе драматурга-дебютанта Артура Шайдуллы «Сагынырсызмы?..» («Будете ли скучать?..»). Режиссер Фарид Бикчантаев запланировал ее к постановке в 2019 году — сразу после того, как она выиграла в конкурсе «Новая татарская пьеса». В том «доковидном» мире никто и предположить не мог, как актуально работа будет звучать осенью 2020-го, когда чуть ли не каждый день многим из нас приходится с удручающей частотой читать и говорить о смерти".
Айсылу Кадырова, «БИЗНЕС Online»

"Монсу! Актуаль! Бигрэк тэ хэзерге вакытта!
Вакыйга вокзалда бара. Автобуслары ватылган бер торкем пассажирлар, таксист хэм анын пассажирлары, ,дальнобойщик - барысы да сэер генэ бер автовокзалга юлыгалар, хэм шунда хава торышы рэтлэнгэнне хэм икенче автобус килгэнне котэлэр. Лэкин ул автобус аларны кая алып барачак?? Анда бары тик гонахларын танучылар гына утырачаклар икэн. Э гонахларын, гаеплэрен ботен кеше дэ таныймы сон????
Барысы да сыяр микэн ул автобуска, яисэ кемгэдер урын житмэс микэн??
Кулым бииик каты кычытса да язмыйм ничек буласын))
Язсам, спектакльнен сезгэ кызыгы калмас тагын.
Узегез барып карагыз эле.
Уйландыра да, колдерэ дэ, елата да торган спектакль!!
Ни очен спектакльнен исеме ,,Сагынырсызмы?" Анысын да барып карагач, белерсез
Менэ кычкырасы килэ шул ботен доньяга ХЭЗЕР спектакльне карагач: ,, Сагынырсызмы? " дип.
Артистлар шулкадэр молодцы!! Гомумэн хэрберсе уз ролен шулкадэр яхшы итеп башкаралар, шаккатып кайттым.
Кемнедер генэ язып куйсам, дорес булмас, шуна курэ барлык катнашкан артистларга АФЭРИН!!! 
Режессеры Фэрит Бикчэнтэев!
Премьера белэн сезне!!
Озын гомерле спектакль булсын!! Унышлар сезгэ!!".
Нурзада Валиуллина, тамашачы.




Бикчәнтәев
Фәрит
Рәфкать
улы
баш
режиссер
Режиссер
Скоморохов
Сергей
Геннадьевич
Рәссам
Бикчәнтәев
Йосыф
Фәрит
улы
Композитор
Тарас
Михалевский
Яктылык буенча рәссам
Ближайшие даты исполнения
04
мая
Шимбә
18:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
12
июня
Чәршәмбе
18:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!