Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы

Татарстанның атказанган артисты - 2012
Татарстанның халык артисты - 2023
Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты - 2019




Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы 1972 елның 1 июлендә Татарстанның Әтнә районы Күәм авылында туа. 1995 елда Казан сәнгать һәм культура институтын тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килә. Студент чагында Камал театры спектакльләрендә катнаша. Образның эчке психологик кичерешләрен тирәнлеге белән тамашачыга җиткерә алучы драматик артист.

Рольләре: Рим — «Җанкисәккәем», Артур — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин); Сукыр патша — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт); Тригорин — «Акчарлак» (А.Чехов); Освальд — «Өрәкләр» (Г.Ибсен); Гурман — «Урланган мәхәббәт» (И.Франко); Яңгура — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Сакмарский — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Альфред — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Ишан — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Алмаз — «Казан егетләре», Тәлгать — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Кирам — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Габдулла — «Яра» (А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев); Шәйхезаман — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б.


КИТАП

"БИТЛЕКСЕЗ ФӘНИС ҖИҺАНША"


ПРЕССА

САЙЛАУ МӨМКИНЛЕГЕ БУЛСА, ӘНИНЕ САЙЛАР ИДЕМ. Журнал "Сөембикә". 15.11.2017 ел.



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!