Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Мылтык / Ружье

Автор: Зөлфәт Хәким

Комедия 2 бүлектә. 
Спектакль 2 сәгать 30 минут бара. 
Спектакльнең премьерасы 2008 елның 6 нояберендә булды.
Театр репертуарында: 2007-2011.


Яшь һәм пешеп җитмәгән участок милиционеры закон бозучыларның дәһшәте була алырмы, әллә бу аның ирешмәслек хыялы гына булып калырмы? Уел милициягә эшкә бер генә теләк белән килә–ничек кенә булса да илдә тәртип булдыру. Әмма тора бара ул явызлыкны нибары үз участогыңда гына бетерүнең дә катлаулы булуына төшенә. Хезмәте йөкләгән беренче эше–ау мылтыкларын исәпкә алу, һәм аларның нинди шартларда саклануын тикшерергә чыгуны гына да аңа нинди маҗаралар китерәсен ул каян белсен. Беренче мәхәббәте, умартачы кызы, чибәр Сәвия белән очрашачагын да, Кәкре каен авылында хуҗалык иткән явызларның эзенә төшәргә омтылганда үзенең чын күңелдән ышанган начальнигы белән бәрелешәсе дә аңа әлегә мәгълүм түгел. Ахырда Уелны ни көтә? Җитәкчесе кебек булып китүдән үз-үзен тыеп кала алырмы ул, әллә үзен сатып алырга юл куярмы? Зөлфәт Хәким бу әсәре белән дә тормышның парадокс рәвешендәге сәер вакыйгаларын тасвирлый.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!