Хәйруллин Илдар Зиннур улы
Татарстанның халык артисты — 1991, Россиянең атказанган артисты — 1999
Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты - 2021
Хәйруллин Илдар Зиннур улы 1950 елның 6 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1975 елдан Театр училищесында актерлык осталыгы укыта. Спектакльләр куя. Хәйруллин — күпкырлы актер. Иҗатының башлангыч чорында баш рольләрдә яшь егетләрне уйнаса, соңыннан төрле планда һәм төрле жанрда характерлар тудыру остасы.
Рольләре: Таймораз — «Борчылма, әнием» (Н.Думбадзе); Алим — «Эңгер-меңгер» (А.Гыйләҗев); Исмәгыйль — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Григорий — «Ат карагы», Шагыйрь — «Моңлы бер җыр», Хәбир — «Сөяркә» (Т.Миңнуллин); Лауренсио — «Җүләр кыз» (Лопе де Вега); Таһир — «Мәхәббәтең чын булса» (Х.Вахит); Абдулич — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт); Карандышев — «Бирнәсез кыз», Худобаев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Кияү — «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев); Ильяс — «Казан сөлгесе», Исмәгыйль — «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин); Максим — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Труффальдино — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони); Җанбай — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Карак — «Карак» (З.Хәким); Инсаф — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Пеппино — «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо); Закир — «Мәхәббәт хатирәсе», Хәмзә - «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков); Вершинин — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.
ПРЕССА: