Кыю кызлар / Смелые девушки
Автор: Таҗи Гыйззәт
12+
Комедия 2 бүлектә. Спектакль 2 сәгать 40 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2005 елның 27 декаберендә булды.
Театр репертуарында: 2005-2015.
Язмыш тарафыннан кыерсытылган өч ятимә кыз шәһәргә килеп эләгәләр. Хуҗабикәләренең үзләрен фахешханәгә сатып җибәрергә теләген белгәч, алар качып китәргә булалар. Бәхтияр карт сөйләгән “Җиде кыз” бәете аларның бу ниятләрен тагы да ныгыта һәм бәхетсез тормышларын үзгәртү турында хыял чаткысын кабыза. Батыр йөрәкле, кыю кызлар ир-ат киемнәре киенеп мәдрәсәгә укырга киләләр. Аларның мәдрәсәдәге шаян да, шул ук вакытта куркыныч та маҗаралары хыялларын тормышка ашырырга ярдәм генә итә. Спектакль халыкчан юмор, уен-көлке белән сугарылган.