Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы

Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты — 1988, Татарстанның халык артисты — 1996, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 2000, Россиянең атказанган артисты - 2013



Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы 1950 елның 19 июнендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. 1973 елда Ленинград театр институтын (ЛГИТМИК, татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Күпкырлы драматик һәм комик рольләр иҗат итүче танылган артист. Сәхнә эшчәнлеге белән бер үк вакытта татарчага пьесалар тәрҗемә итә, нәфис сүз остасы.

Рольләре: Педро — «Канлы күләгәләр» (Г.Боровик); Рәүф — «Ике килен-килендәш» (Х.Вахит); Дионис — «Ташлама утны, Прометей!», Ялчыгол — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Максим — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Шәйхел — «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов буенча); Закир, Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал); Тукай — «Без китәбез, сез каласыз», Рәхмәтулла -  «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Бостон — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов); Бәдри — «Галиябану» (М.Фәйзи); Әхмәтҗан — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Ислам — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Гаделша — «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким); Субра — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Задорожный — «Урланган мәхәббәт» (И.Франко); Диоген — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Мкртыч — «Ханума» (А.Цагарели); Ферапонт — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!